Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЯЛЛАР БАШЛАНА: Актаныш районы мәктәпләре көзге каникулга туктый

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматләр буенча, 30 октябрьдән Актаныш районы мәктәпләре көзге  каникулларга туктый.

 Каникуллар 6 ноябрьгә  кадәр дәвам итәчәк. 7 ноябрьдән исә икенче чирек башлана. 

Каникул чорында унберенче сыйныф укучылары – бердәм дәүләт имтиханы,  тугызынчы сыйныфлар төп дәүләт имтиханы буенча сынау (пробный экзамен) үтәчәкләр.  Сынау математика һәм рус телләре буенча оештырыла. 

Ялларда “Бүләк” базасында республиканың алдынгы укытучылары укучыларны  олимпиадага әзерләүне дәвам итәчәк. 

Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Реклама

Иң мөһиме - ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.

Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.

Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.

Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев