Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Республикакүләм бәйге җиңүчеләре арасында Актаныш укучысы да бар (+ФОТОЛАР)

Бүген Казан шәһәрендә “Татэнергосбыт” җәмгыяте оештырган IX Республикакүләм "Солнечный зайчик" бәйгесенә йомгак ясалды.

Аның төп максаты - үсеп килүче яшь буында энергиягә сакчыл караш тәрбияләү иде. 

Яшь иҗатчылар әлеге бәйгедә татар һәм рус телендә шигырь язып, төрле алымнар белән ясалган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре белән катнашты. 

Тәкъдим ителгән 450 эш арасында безнең нәни райодашыбыз Азат Габделкәбировныкы да булып, ул   жюри әгъзаләре тарафыннан югары бәяләнгән. Бүген исә Актанышның икенче санлы мәктәбенең икенче сыйныфында белем алучы Азат башкалага – бүләкләү тантанасына чакырулы иде.

Быел да  Республикакүләм "Солнечный зайчик" бәйгесенең йомгаклау өлеше күркәм  тантана рәвешендә оештырылып, җиңүчеләр лаеклы зурланды. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча, райондашыбыз Азат Раушан улы Габделкәбиров  “Иң яхшы хикәя яки шигырь” номинациясендә дәрәҗәле икенче урынга ия булып, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән хөрмәтләнде. Тәбрик итәбез! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев