Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

14 яше тулган гимназия укучысына паспортны Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Паспорт тапшыру тантанасына республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 25 укучы, уку алдынгылары, конкурслар, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, классның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар чакырылган иде. 

Әлеге күңелле һәм истәлекле чарада Актанышның "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" укучысы Сарварова Язилә Илшат кызы да катнашты.

 

Чара башланыр алдыннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен парламент бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар парламентаризм музеенда булдылар, китапханә белән таныштылар, утырышлар залында истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев