Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

9 КӨН КАЛДЫ: 14 октябрьдән Татарстанда аналог телевидение күрсәтүдән туктый

Телевидениесез калмыйм дисәгез, өйдәге телевизорларны цифрлы сигналга көйләргә кирәк.

Федераль телеканаллар белән берлектә Россия телевидение һәм радио челтәре телеканалларның аналог версиясен “А” логотибы белән билгели. Бу тамашачы сигналны аңласын һәм аналог телевидениесе сүндерелгәнче цифрлыга күчеп өлгерсен өчен кирәк. Әгәр телевизор экранының почмагында “А” хәрефе юк икән, сез инде цифрлы телевидениене карыйсыз дигән сүз. 2013 елга кадәр чыгарылган телевизорлар цифрлы телевидениене күрсәтсен өчен приставка урнаштырырга кирәк. Телевизорларны яңа форматка көйләү һәм кушу буенча сорауларыгыз булса, кайнар линия 8-800-22-8-716 телефон номерына чылтыратып белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев