Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА 3 700 000 СУМ АЛИМЕНТ БУРЫЧЫ ҖЫЕЛГАН : Наил Нурлыев: "Балаларга ашау бүген кирәк - шуны аңлагыз!"

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, районның суд приставлары алимент түләмәүчеләрне бурычларын капларга өнди.

РФ Юстиция министрлыгы ТР суд приставларының федераль хезмәте баш идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Наил Нурлыев  белән әлеге контингент хакында сөйләштек. 


Наил Нурлыгаян улы соңгы елларда алимент түләрчеләрнең артуын  азсызыклады.  Күңелле яңалык түгел бу, җәмәгать! Һәрбер сан артында гаилә таркалу фаҗигасе, әтиле ятимнәр язмышы ята дигән сүз бу. 


Актаныш районының ваемсыз ата-аналары шул рәвешле үз балалары алдында 3 700 000 (!!!) сум бурычлы булып яши бирә. Араларында билгеләнгән сумманы даими түләп баручылар да аз түгел. Бу исемлектә гаилә тормышы барып чыкмауда балаларның бер гаебе дә юк икәнен аңлаучылар. Билгеле, андыйларның суд приставлары белән бернинди бәйләнеше дә юк. 


Әмма бүгенге көндә районда рәсми теркәлгән 100 кеше алимент бурычларын түләми.  Кайберләре, гомумән,  качып йөри. Качып йөреп кенә бурычлар кимеми шул. Алиментның ел чикләүләре юк. Хәтта пенсиягә чыккач та, алар сезнең кесәгездән бала файдасына алынып барачак. Теге яисә бу сәбәпләр аркасында инвалид булып калсагыз да, икенче-өченче төркемнәр алимент түләүдән азат ителми. 

-    Алимент билгеләнгән икән, ул ай саен түләп барылырга тиеш.  Җыелып барган бурычлар хисабына газиз балаларыгызның тамагы туймый – шуны аңласагыз иде. Балага ашау да, кием дә,  мәктәп – спорт әсбаплары да  бүген  кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Наил Нурлыев. 

Ни кызганыч, 30 май көнне суд приставлары тарафыннан оештырылган рейд көткән нәтиҗәне бирмәде. Ике йортта безне бикле ишекләр каршы алды.

Ирле-хатынлы алимент түләмәүче бер гаиләне шулай да өйләрендә тоту бәхете елмайды приставларга. Хәер, алар безгә узган елдан ук таныш. Бер ел үтүгә карамастан, алимент түләү юнәлешендә әллә-ни уңай үзгәрешләр генә күзәтелмәде. 

-    Сабантуйдан соң эшкә урнашам да, түли башлыйм бурычымны, - дип ышандырырга тырышты гаилә башлыгы. Тукран тәүбәсе генә булып калмасын иде бу сүзләр. 

Сүз уңаеннан, узган елда алимент түләмәгән 8 райондашыбызга  җинаять эше ачылган, 13енә административ җәза билгеләнгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев