Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Актаныш районында да мәктәп яшеннән эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр бар

Актаныш яшьләре яңача уйлый. Яңача эшли. Бизнес белән кызыксына.

Яңа Әлем авылында яшәүче Риназ Исламхуҗин да – шундыйларның берсе. Быел Актаныш урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлаган. Үзмәшгульлек программасында теркәлгән иң яшь һөнәрманнарыбызның берсе ул. Иртәнге якта – парта артында белем алучы гап-гади мәктәп укучысы, ә кичке якта – товар җитештерүче эшмәкәр.

Риназ лазер ярдәмендә фанерага рәсем төшерү белән 3-4 ел элек үк шөгыльләнә башлый. Башта кечкенә лазер станогын үз кулы белән ясап, шул станокта рәсем сәнгате үрнәкләренә сулыш биргән. Тора-бара анысы белән генә чикләнеп калырга теләмичә, зур станок булдырган.  

– Интернетта бер-ике ел эзләнгәнен, нәрсә белән кызыксынганын күреп йөри идем инде. Башта бәләкәй станок эшләде. Теләгән максатына ирешкәч, күңеле күтәрелеп китте. Аннары зуррагына алынды. Мин киңәшләр бирәм, эретеп ябыштыру эшләрендә ярдәм итә, – ди әтисе, фермер Рәзиф Исламхуҗин. 

Лазер станоклары ясау өчен запчастьларны Риназ интернеттан заказ биреп кайтарткан. Эретеп ябыштыру эшләрендә әтисенең ярдәменә таянса да, башка эшләрен, барлык электроника системасын көйләү белән үзе шөгыльләнгән.

Ишегалдындагы сарайда кечкенәрәк кенә бер бүлмәдә үзенә эш урыны булдырган ул. Үз кулы белән ясаган станокны компьютерга тоташтырган. Рәсемнәрнең үрнәген башта компьютер графикасында ясый. Аннары шуларны, лазер белән яндырып,   шомартылган фанерага, такта кисәкләренә төшерә. 

Такталарны да кул пычкысы белән кисеп, өстен, кырыйларын, почмакларын, яхшыртып, шомартып чыга. Ул эшләрне икенче бүлмәдә башкара, тузаны очып, рәсемгә зыян салмасын өчен.

Күбрәк җәнлек, табигать рәсемнәре белән мавыга. Үзләренең портретларын эшләтергә заказ бирүчеләрнең сорауларын да кире какмый. Компьютердагы фотоларны стенага элеп куя алырлык портрет итеп берничә сәгатьтә эшләп тә бирә. 

Моңардан тыш,  кул беләзекләрен, көндәлек дәфтәрләрне төрле язулар белән бизәкли, брелоклар эшли. Башка сувенирлар ясарга да омтылышы бар. 

– Нәрсәгә тотынса да, уйлап эшли. Бизнеска биреләм, дип, укуын ташламасын, киләчәктә дәвам итсен, дип тә телибез, – ди әти-әнисе Рәзиф һәм Гөлшат Исламхуҗиннар.

Киләсе кышта фрезер станогы ясарга исәпли. Бөтен мәгълүматны интернеттан туплый, эзләнә. Башта укый, өйрәнә, аннары гына эшләргә алына. 

Риназ балачактан спортны да үз итә, рәсем ясау белән мавыга. Күпкырлы талант иясе. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. 

–Авыл җирендә яшәп тә, төрле конкурсларда җиңеп, үзен сәләтле икәнлеген раслап күрсәтте. Яшь талантларга зур игътибар бирелә. Риназның киләчәгенә зур өметләр баглыйбыз. Техникага мәхәббәт әтисеннән, тырышлыгы, эзләнүчәнлеге әнисеннән күчкәндер. Бу гаилә балалары өчен җаннарын да бирергә әзерләр, – диде Фәһим Галимов.

Риназ быел яшь уйлап табучыларның район бәйгесендә – I, республика бәйгесендә II урынны яулап, дипломнар белән бүләкләнгән. 
  
Лазер белән яндырып, фанерага рәсем төшереп кенә калмыйча, аларны сату хәстәрен дә күрә. Бу эш яшьләргә җиңел бирелә. Чөнки социаль челтәрләр, интернет кибетләр сату-алучылар белән элемтәләр урнаштырырга уңайлы. Риназ да үз төркемен, үз сайтын булдырган, дуслары, клиентлары, көндәшләре артканнан-арта. Вконтакте төркеменнән, инстаграммнан файдалана.

Җанлы аралашудан да ямь таба. Базар шартларын өйрәнә. Әле күптән түгел генә узган Ык буе сабантуенда үзе җитештергән продукция белән сату иткән. Үзмәшгульлек программасында теркәлү өчен дә икеләнеп тормаган. Хисапларны сенсор телефоныннан мобиль кушымта аша гына башкара. 

– Рәсми теркәлеп эшләүдән бер читләшсәң, бизнесны алга таба алып бару, үстерү җиңел түгел. Үзмәшгульлек прграммасында теркәлү дә шәхси эшчәнлектә бер этәргеч адым ул, – диде улының канатларын ныгытып торучы әтисе. 

Чын-чынлап эшмәкәрлеккә бирелгәнлеге Риназның күзләреннән күренә. Кулларының осталыгына, оптимистик карашына сокланырлык. Ә бит барысы да мәктәптә уку белән бергә алып барыла...Вакыт та табыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев