Тавык фаршыннан рулет — бик тәмле ризык, аны үзегезгә саклап куегыз һәм рәхәтләнеп пешерегез.
Ингредиентлар
-
Тавык фаршы — 500–600 г
-
Башлы суган — 1–2 данә
-
Тоз, борыч, паприка, сарымсак — тәменчә
-
Үсемлек мае — 2 аш кашыгы
-
Укроп — тәменчә
-
Сыр — 300 г
-
Йомырка — 5 данә
-
Майонез — 2 аш кашыгы
-
Манный ярмасы — 1 аш кашыгы
Тавык фаршыннан рулет ничек пешерелә
1 нче адым. Катлам әзерлибез
Йомыркаларны угыч аша чыгарылган сыр, манка һәм майонез белән кушып болгатабыз. Барысын да яхшылап болгатабыз һәм табага (противеньгә) салабыз. Тигез турыпочмаклык формасында таратабыз. Табаны 180 °C температурада якынча 15 минутка мичкә куябыз.
2 нче адым. Эчлек әзерлибез
Катлам пешкән арада, тавык фаршын суган белән үсемлек маенда кыздырабыз. Тоз, борыч, паприка һәм сарымсакны тәменчә өстибез. Ахырда вак кына туралган укроп өстибез.
3 нче адым. Рулет ясыйбыз
Катлам әзер булгач, шунда ук аның өстенә фарш салабыз, бөтен катламга таратабыз һәм рулет итеп төрәбез. Пергамент өстенә салабыз, өстеннән тагын пергамент белән каплыйбыз һәм 180 °C температурада 30–35 минутка мичкә куябыз. Ул матур, алтынсу төстә пешеп чыгачак.
4 нче адым. Өстәлгә бирәбез
Рулет әзер булгач, бераз суытабыз һәм турыйбыз. Шунда ук өстәлгә бирергә мөмкин.
Хуҗабикәләргә киңәшләр
-
Фарш сусылрак булсын өчен, аңа бераз су яки бульон өстәгез.
-
Эчлеккә уылган сыр яки гөмбә өстәргә була.
-
Рулетны кайнар да, салкын да килеш бирергә мөмкин — ул теләсә нинди килеш тәмле.
Нет комментариев