Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Татар – атсыз, ат – татарсыз, милли сабантуй ат чабышсыз булмас!

Кемнең юртагы, кайсы хуҗалык чабышкысы, атның токымы нинди – күпләр өчен бу сораулар, гомумән, мөһим дә түгел иде, ярышсыннар гына – халыкка процесс кызык!  

16 июнь көнне Актаныш җирендә, Ык буе авыллары Сабан туе  үтте. Ни дисәң дә, безнекеләр эшен дә эшли, ялын да күңелле итеп оештыра белә, җәмәгать! Быелгы Сабантуй да тел-теш тигезерлек булмады: бөтен тирә-якны таң калдырган кыр батырлары бәйрәмен әле күпләр сагынып искә дә алачак! 

Традицион үтә торган ат чабышларын карарга килүчеләрнең санын да йөзләр белән исәпләрлек иде: ат җанлы шул бездә халык! Кемнең юртагы, кайсы хуҗалык чабышкысы, атның токымы нинди – күпләр өчен бу сораулар, гомумән, мөһим дә түгел иде, ярышсыннар гына – халыкка процесс кызык!  

Минемчә, ат чабышында иң кулай вариант: атлар старттан кузгалып киткәч, үзеңә ошаган атны күз белән генә сайлап алу һәм шуның өчен җан ату. Халык шулай эшләде кебек.  “Безнекеләр!”, “Минеке беренче килә!” кебегрәк сүзләрне ишеткәч, шундый фикер туды чөнки. Катнашучы атларның санын үз күзләрең белән күрмәсәң, әллә һәркем чабышкы алып килгән микән монда дип уйларлык иде, мәгәр.

Чынлыкта исә, махсус шушы ярышны карарга килүчеләр атларның хуҗаларын гына түгел, аларның кушаматларын да, яшьләрен дә беләләр булып чыкты. Арттарак калган малкайларны сүгәргә дә ашыкмый андыйлар, гаепне җайдакларга авыштыралар. 

Ат чабышларыннан алган хис-кичерешләрне язып кына аңлатып булмый, моны күрергә кирәк иде. Быелгы ярышларны фотолардан гына булса да күрегез дә, икенче елга һичшиксез Актаныш сабантуена килегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев