Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЧАЛМАНАРАТТА - ИФТАР МӘҖЛЕСЕ: Хаҗи Әзһәр Заманов “Без гөнаһларны белергә һәм алардан сакланырга тиеш” (ЧАРАДАН ФОТОЛАР ДА БАР)

Актаныш районы җирлекләрендә изге ураза ае дәвамында хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары ярдәме белән бөтен авыл халкы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм  гадәткә әверелде. 

27 май кичендә Чалманарат авылында оештырылган ифтар мәҗлесе дә үзенең җылы атмосферасы һәм мул өстәлләре белән барлык кунакларның күңеленә хуш килде.


Җирлектә уңышлы эшләп килүче “Наратлы” ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Мосабиров  авыз ачу мәҗлесенә бик зур әзерлек башкарган: өстәлләр төрледән-төрле нигъмәтләр белән сыгылып торды, ифтарга килгән һәркем берсеннән берсе тәмле ризыклар белән сыйланды.


Башта райондашыбыз, хаҗи Әзһәр Заманов  мәчет бинасына  җыелган халыкка шактый үтемле вәгазь сөйләде.  Мөселман өчен гөнаһ саналган эш-гамәлләр хакында мәчеткә җыйналган иллегә якын кеше тын да алмый  тыңлады. “Без гөнаһларны белергә һәм алардан сакланырга тиеш”, - дип искәртте хаҗи. 


Рамазан ае – гөнаһларны туктатырга адым атлау вакыты. Пәйгамбәребезнең бер хадисендә: “Әгәр дә кеше ялган сүзеннән вә шундый эшләрдән тыелмаса, аның ашамый, эчми ач торуы Аллаһка кирәкми», – диелгән.


Рамазан ае буе ураза тотып, гөнаһ эштән, гөнаһ сүзләрдән тукталып торган кеше ураза ае беткәннән соң да шул күңел пакълыгын сакларга тырыша. Рамазан ае бетү белән тукталып калмый, бер ай буе эшләгән изгелекләренең кадерен белеп, тагы да артырырга көч куя.

Реклама


Чарада “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров, Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов, авылның имамы Мөҗәһит Закиров, авыл халкы, мәчет әһелләре, балалар катнашты. 


Тән ризыгы белән генә түгел - җан ризыгы да дигәндәй, Ә.Замановның вәгазе, Коръән аятьләре уку, мәҗлес кунакларының җыйнаулашып намаз кылулары - ифтарга килүчеләргә рухи яктан пакълануга сәбәпче булды.

Авыз ачуның ләззәтен үзе ураза тотып караган кеше генә тулысынча аңлый аладыр. Дин кардәшләр дә бик теләп, риза булып катнаштылар чарада. Ифтар өчен табын мәктәпнең ашханәсендә әзерләнгән иде. Җирлек башлыгы Камил Әхмәтов әлеге саваплы гамәлне оештыруда башлап йөргән Алмаз Фирдәвис улына җирлек халкы, шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде. Корбан бәйрәмен дә бергә, күмәкләшеп үткәрергә тәгаенләвен дә җиткерде башлык. 

Алмаз Мосабиров исә мәҗлескә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, намазга ешрак йөрергә, Тәравих намазларын торгызырга кирәклеген искәртте. Җитәкче шулай ук ифтар мәҗлесенең чираттагысы Гәрәй авылында оештырылачагын хәбәр итеп, теләге булган һәркемне чакырды. Шунысы игътибарга лаек, "Наратлы" хуҗалыгы җирлектәге мәчетләрне үз канаты астында тота. Электр энергиясе , кышкы чорда бинаны җылыту өчен түләү дә хуҗалык тарафыннан башкарыла. Бу нисбәттән җирлек халкы хуҗалыкка рәхмәтле булып яши.


Шөкер, чалманаратлылар  бүген дини күтәрелеш кичерә. Аларның киләчәге якты, матур булыр, Аллаһы боерса.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев