Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГАСЫРЛАР ЧИГЕНӘ ҖИТКӘНДӘ: Актанышбаш җирлегенең иң өлкән кешесенә 95 яшь тулды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышбаш авылында гомер итүче тыл ветераны  Фәридә Фәттах кызы Хәйретдинова үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен каршылады. 

Бәхетле ана бүген 4 күз нурының җылысын, кияү-киленнәрнең хөрмәтен, онык-оныкчыкларның мәхәббәтен тоеп, туган һәр көнгә шөкер итеп яшәп ята. 

 


Тормышыннан канәгать Актанышбаш авыл җирлегенең иң өлкән кешесе. Үз аякларында йөреп, колаклары ишетеп, күзләре күреп торганда, тормышка ашмас хыяллар белән яшәми ул, булганына сөенеп, балалына бәхет теләп гомер итә. Россия Президенты В.В. Путинның русча язылган котлау открыткасын да үзе укып, таң калдырды ул безне.


Җирлек  башлыгы Лилия Хәйдәрова Фәридә Хәйретдиновага район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен һәм күчтәнәч кабын тапшырды. 


Бүген әниле нигездә, чын мәгънәсендә, олуг бәйрәм. Бу уңайдан гаилә, күрше-тирәне чакырып, коръән ашы да уздырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев