Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кайгылы хәбәр: Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат

Эльмираның вафаты турында бүген иртән билгеле булды.

            Бу хәбәрне баянчы Алмаз Рәхимов та раслады. "Бүген иртән Эльмираның баянчысы Фәйзелхак абый күңелсез хәбәр җиткерде. Соңгы атнада Эльмира бик нык авырткан булган, ютәлләгән. Әле узган җомгада гына үзе белән телефоннан сөйләшкән идек. Баян белән чыгыш ясарга кирәк булганда, һәрвакыт мине чакыра иде. Эльмира чиста күңелле кеше иде. Ике баласы калды, улы әле икенче сыйныфта гына укый. Бик кызганыч..." - диде Алмаз.

             Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллы шәһәрендә туган. 16нчы мәктәптә белем алган. Эльмираны һәм аның энесе Маратны әниләре ялгызы үстергән. Әтиләре балалар кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Интервьюларның берсендә Эльмира әтисенә үпкә саклавын, балачагы авыр узуын, акча җитмәвен әйткән иде. 

Эльмира ире белән Диана исемле кыз һәм Артем исемле малай үстерде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев