Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта өченче буын вәкилләре көч сынаша (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районы  пенсионерлары арасында “Өченче буын” республика спартакиадасының муниципаль сайлап алу этабы старт алды. Анда барлыгы 40ка  якын өлкән кеше катнаша. 

 - Һәр кешенең тормышында спорт мөһим урынны алып торырга тиеш, аеруча өлкәннәр турында сүз алып барганда. Үз тормышыңны олыгайгач та файдалы итеп алып барырга һәм үзгәртергә мөмкин. Әлбәттә, мондый чаралар  традицион төс алып, анда тагын да күбрәк өлкәннәребез катнашса, бик әйбәт булыр иде, - диде  чараның ачылышында катнашкан Актаныш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев.  

Өлкән яшьтәге спортчыларыбыз сынатмады – нинди генә спорт төре булмасын, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә омтылды. 

Актаныш районында, шөкер,  өлкән буын  вәкилләре арасында да сәламәт тормыш рәвеше алып баруга хирыс булган спортчылар бик күп. Авыл җирлекләреннән килгән өлкәннәребез дә күтәренке кәефтә иде. Көн эссе  булуга кармастан, катнашкан җирлекләр тулы команда составын тәкъдим итә алган. Сүз Иске Айман, Такталачык, Актаныш, Кәзкәй, Иске Сәфәр, Түке, Татар Суксу, Уразай, Пучы, Иске Байсар, Чалманарат, Богады, Киров авыл җирлекләре турында бара. Һәр җирлек башлыгы командадагы биш пенсионер өчен җан атып, аларга  ихластан җиңү теләп торды. 


- Өлкән буын вәкилләре арасында  спортны пропагандалауга юнәлдерелгән мондый төр чаралар уздыру бик кирәк, - дигән фикер әйтте Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов. – Команда туплау авыр булмады, өлкәннәребез бик теләп риза булды. Аларга зур рәхмәт! 


“Батыр” универсаль спорт комплексында, “Дулкын” бассейнында, Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында спортсөярләр өстәл теннисы, дартс, йөзү, ату буенча көч сынаштылар. Артык кызу булу сәбәпле, спартакиаданың йөгерү өлеше булмады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев