Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӨЛКӘННӘР БАЛЫК ТОТА: Актанышта традицион "Балыкчылар ярышы" үтте (ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш районы  ветераннары быел балык тоту осталыкларын Шәрип күлендә сынады. 

30га якын балыкчы бу көнне иртәнге сәгатьләрдән үк күлгә кармак салып, үз бәхетләрен сынады. Инде күркәм традициягә әверелгән чарада өлкәннәребез бик теләп катнаша. Арада парлылар да шактый. 


Ярышып балык тотарга килмибез инде без. Үзара аралашу, табигать кочагында ял итү, дөнья хәлләрен белешү өчен бик яхшы мөмкинлек бит бу, - диләр алар. 

Реклама


   Өлкәннәр арасында  балык тоту ярышы «Иң оста балыкчы» исеме астында үтә. Иң кызыгы, быел да  кармак тотучылар арасында  өлкән яшьтәге апалар да шактый иде. Ир-атларның борынына чиртте алар. Әллә көне шулай туры килде, әллә балыклар нәкъ менә хатын-кызларның кармагына ешрак эләкте – без биредә булганда, өстенлек гүзәл затларда булды кебек тоелды. Балыкчының юлдашы – бәхетле очрак дип юкка гына әйтмиләрдер шул. 
 
Балык тотуны читтән күзәтергә яратучы өлкәннәребез исә балыкчыларга уха әзерләп, чәй кайнатып, алар өчен җан атып торды. Бердәмлек булган җирдә ямь дә, җыр-моң да, менә дигән ял да бар иде. 

Бүген балыкчыларыбыз, ярышка нәтиҗәләр ясалгач,  үзара аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралышачак. Киләсе елларда да сафларыгыз сирәгәя күрмәсен, безгә үрнәк булган өлкәннәребез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев