Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОНДАШЛАР ИГЪТИБАРЫНА: Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг 22 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак

1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг Актанышта Җиңү паркында 22 июньдә 11.00 сәгатьтә узачак. Хөрмәтле райондашлар, Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган яугирләрне, тыныч тормышта илебезне сугыш җимереклегеннән торгызган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын искә алу чарасына рәхим итегез.

Тарихи мәгълүматлар фашист Германиясенең, сугыш игълан итмичә генә, 22 июнь таңында Советлар Союзына һөҗүме турында сөйли. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

           1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән һәм гитлерчылардан азат итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Акт төзелде.

           Элекке Советлар Союзы илләрендә 22 июньдә дәүләт флаглары эленә һәм сугыш чоры фаҗигасе, аның корбаннары искә алына. Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла.  Россия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев