Актаныш

Россиядә коронавирус белән 2337 кеше авырый, 17 кеше үлгән.

Татарстанда авыручылар саны әлегә - 19

31 март көненә җир шарында коронавирус белән 777599 кеше авырый (алдагы көнгә караганда 39 119 кешегә арткан). 37141 кеше мәрхүм булган (1360 кешегә артык). Россиядә 2337 кеше авырый, 17 кеше үлгән.

Реклама

Татарстанда авыручылар саны әлегә - 19. 31 март көнне 5 яңа очрак теркәлде. Алар Италия һәм Швейцариядән кайтканнар. Район җирлегендә әлегә 14 кеше карантинда. Билгеле бу саннар зур тизлек белән көннән-көн артуга бара.

Cаклык чараларын күрсәгез иде. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге сезнең кулларда!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: