Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕҢ ХАТЛАР: Кыңгыраулар чыңлый күңелемдә (45 ел узгач очрашу истәлегенә)

Чалманарат мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Рәмзия Хәлиуллина юллаган әлеге шигъри язма туган мәктәбенә, укытучыларына чиксез хурмәт, ярату, горурлык һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган. Күрше-тирәдәге алты авылдан килеп белем алган сыйныфташлар 45 ел үткәч, очрашуга җыелып мәктәп елларын искә алганнар. Очрашуга мөгаллимнәрен дә чакырганнар. Әлеге шигырь юллары истәлекле чарадан соң бөреләнгән дә инде.

Әлеге шигыремне 1969-1970 – 1977-1978 уку елларында Чалманарат сигезьеллык мәктәбендә эшләгән хөрмәтле укытучыларыбызга багышладым. Менә алар: Мирзамөхәммәт Ибраһимов, Рәзинә Фәррахова, Индус Ялалов, Ләес Баянов, Юмазия Якупова, Рафис Закиров, Рафак Хафизов, Лена Фәттахова, Галия Мөхәмәтдинова, Халидә Хәйбиева, Мәдинә Дәүләтова, Флорида Шәйгәрдәнова, Рәшит Ибраһимов, Фердинат Кашапов, Сәрмәдия Локманова, Наил Вәлиев, Рәмилә Гыйльметдинова, Глүс Газизов, Нурия Шакирова.   

 Башлангыч мәктәп укытучыларыбыз – Нәзһүнә Гафурова, Мулланур Нәҗмиев, Нәҗибә Фарсыева, Газиз Каюмов, Әнисә Вәлиева, Сәйдә Муллагалиева, Зәмфирә Камалова, Тәнзилә Вәлиева, Энҗе, Нәзирә (Түкедән), Рәшидә Шәмсиева.  

 

Кыңгыраулар чыңлый күңелемдә
Мәктәбемне әгәр уйласам.
Һәр мизгеле бер чың булып яңгырый,
Һәр мизгеле тоташ моң ласа.


Гади карандаш һәм дәфтәр бите – 
“Нульгә” йөргән чакның чыңыдыр.
Класста унбиш парта, түгәрәк мич –
Чын укучы булган чагымдыр.


Ике класс бергә – утыз бала!
Нәзһүн апа ничек түзгәндер.
Өчебезгә бер “Русский язык” иде – 
Үзәкләрне азмы өзгәндер.


Хәтеремдә язуыбыз башта
Каләмнәрне манып карага. 
Кайтты аннан икешәр авторучка
Класста һәм өйдә язарга.


Дүртенчегә киттек зур мәктәпкә
Фәннәр төрле, аерым шул монда.
Мирза абый, Әткәй белән Әнкәй
Булмаса да һәрчак янымда.


Миңа бәлки бераз җиңелерәк, 
Бәлки авырырак булгандыр. 
Әмма яклау-туганлыктан битәр
Таләпчәнлек өстен торгандыр...


Үзе тарих иде Мирза абый
Авызына торды каратып.
Математиканы Галия апа
Укытканга калдым яратып.


Химияне – Әнкәй-Рәзинә апа,
Физиканы – Әткәй-Индус абый 
Тормыш белән кушып өйрәтте.
Халидә һәм Юмазия апа
Туган телебезне көйләтте.


Мәдинә апа килгәч татар теле
Яңа яклап китте ачылып.
Язу матурланды, җиңәбез дип,
Ярышып кагыйдәләр укыдык...


Флорида апа “Здравствуйте!” дия,
Ишектән үк керә-керешкә.
Ишарәләп кенә утырта да
Җитез генә керешә дәрескә.


Рус телен без Ләес абыйда да, 
Рафак абыйда да укыдык.
Укып килмәгәннәр “озын бармак” –
“Кол” дигән сүз белән тотылды.


Сәрмәдия апа озын чәчен 
Өеп куя иде җыйнак итеп.
Артисткалар кебек сөйләвеннән
Пушкин, Толстойларга кереп киттек.


Наил абый төрле фән укытты – 
Истә мисаллары алгебраның;
Музыкадан – диез-бемольләре,
Әдәбияттан пьеса яздырганы...


Глүс абый белән Актанышка 
Ярышларга барып йөргәннәр.
Рәмилә апа өлгеләре белән
Солнце-юбка тегеп кигәннәр...


Бар да истә...
Исемнәрен искә алмый гына
Баш иямен барысы каршында:
УКЫТУЧЫЛАРЫМ, рәхмәт сезгә!
Сез тордыгыз юллар башында!


        Рәмзия Җәләл (Ялалова)


12-13 август 2022 ел. Чалманарат.


Бүгенге көндә бакыйлыкка күчкәннәренең рухлары  шат булсын, исәннәренә саулык, озын гомер биреп, очрашулар насыйп итсен!    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев