Актаныш

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Җирлекләрдә үткән чисталык икеайлыгына нәтиҗәләр ясалды

Һәр атна саен хакимият бинасында гамәлләштерелүче сишәмбе брифингының чираттагысы авыл җирлекләрендәге чистарту, төзекләндерү икеайлыгына нәтиҗә ясауга багышланды. 

Брифинг белән Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелек итте. Аның эшендә Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Шәрәпов, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, район башкарма комитетының административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Алисә Мирзаяновалар катнашты. 

11 июнь көнне авыл башлыклары, Рәйхан Флүс кызы җитәкчелегендә, һәр җирлектә булып, чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштылар, бу көнне һәр җирлек башлыгы үз эшенә лаеклы бәя алды. 

- Җирлекләргә чыгуның максаты эшләнгән эшләр буенча җиңүчеләрне атау гына түгел иде, билгеле. Үзебез яшәгән җирлекнең төзеклеге, чисталыгы авыл башлыкларына гына кирәкми. Бу мәсьәләгә халык та аңлы рәвештә якын килсен иде, - дип, бу уңайдан үз фикерен белдерде район башлыгы урынбасары, - шөкер, бик матур, бик төзек авыллар бар Актанышта. Андыйларның урамнары белән капка төпләре чабылган, каралты-куралары нык. Менә шуларны бөтен районга үрнәк итеп куясы килә. 

 

Рәйхан Флүс кызы сүзләреннән аңлашылганча, ике ай дәвамында иң күләмле эш Иске Богады җирлегендә башкарылган.

Яңа Әлем һәм Актанышбаш авыл җирлекләре ташландык ихаталарны сүтү юнәлешендә үрнәк итеп куярлык. 

Әмма авыл җирлекләрендә проблемалар да юк түгел. Шуларның җәйге чорда иң актуале – капка төпләрен чабу. Кайберәүләрнең ихаталары “ялт итеп” торса да, алар урам ягын тәртипләү тотуны җирлек башлыгы вазыйфасы дип исәпли. Тик, мөхмәрәм райондашлар, матурлык бит беренче чиратта үзебезгә кирәк. 

- Арада төрле хуҗаларны күрергә туры килә. Кайберәүләр капка алларын матурлауга да иҗади якын килгән – шуларны күреп сөендек. Биек булмаган коймалар белән әйләндереп алынган мәйданда нинди генә чәчәкләр утыртылмаган, нинди генә композицияләр ясалмаган – сокландыргыч!, - дип, уңганнарга уңай бәя бирде Рәйхан Флүс кызы. 

Соңгы елларда җирлекләрдәге зиратларда да бик күп эшләр башкарыла: коймалар тотыла, зират өйләре яңартыла. Бу хезмәтләрнең күбесе авыл халкының үз инициативасы белән, үзара салым акчасы хисабына тормышка ашырыла. Бу нисбәттән Мәсәде авыл җирлеге үрнәк итеп куелды. 

Республикада икетеллелек законын үтәү максатыннан авыл, урам, оешма исемнәрен рус һәм татар телләрендә язу таләбе куела башлады. Бүгенге көндә районыбызның дүрт җирлеге – Актаныш, Актанышбаш, Әтәс, Теләкәй – бу юнәлештә уңышлы эш алып бара. 

Бүгенге брифингның максаты  макталып телгә алынган җирлекләрнең эш тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп кую иде. Шуңа күрә дә авыл башлыклары үзләрендә эшләнгән эшләргә хисап тотып, шушы дәвердә үзләре очрашкан кыенлыклар хакында бәян иттеләр.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: