Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ЯСАП: Актанышлылар кышка запасны үзләре әзерли!

Cоңгы елларда банка-банка кайнатма, тозлыклау әзерләүдән бизеп барабыз кебек.

Җәй – кышка әзерлек чоры. Кыяр-помидор тозлау, кайнатмалар әзерләү, салатлар ясау һәр хуҗабикәнең гадәте. Ә шулай да соңгы елларда банка-банка кайнатма, тозлыклау әзерләүдән бизеп барабыз кебек. Моны хатын-кызлар ел әйләнәсендә кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешнең сатылуы белән аңлата. Шулай да үзең әзерләгән тәмлерәк тә, экологик яктан чиста да. 

ВК социаль челтәрендәге “Актаныш-информ” төркемендә урнаштырылган сораштыруда катнашучыларның зур күпчелеге ел саен кышка запаслар әзерләвен билгеләгән. 114 (62,3%) кешенең фикере шундый. 

Соңгы елларда үзләрен бу мәшәкатьтән азат итүчеләр гомуми катнашучыларның 13,11 %ын тәшкил итә. 24 кеше нәкъ шушы вариантны сайлап алган. Сәбәбе: әзерләгән кайнатмаларны, тозлыкларны ашаучы юк. 

Җиләк-җимешне, яшелчәләрне туңдыргычта саклау да популярлашып килә. Болай иткәндә, аларның файдалы үзлекләре күбрәк саклана дип исәпләүчеләр саны 25, ягъни 13,66%. 

16 тавыш бирүчебез хәйләкәрлекләре белән сөендерде. Алар кышка дигән запасларны авылдан алып киләләр икән. Ә менә авылда алар өчен бу шактый саллы хезмәтне кем башкара?  - сорау ачык кала. 

4 кеше исә банка-банка запас әзерләгәнче, аларны кибеттән сатып алу яклы. Кесә ягы мөмкинлек бирсә, монысы да гаеп эш түгел, җәмәгать. 

Иң мөһиме: безнең сораштыруга битараф калмагансыз - шунысы өчен рәхмәт!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев