Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СОРАУЛАР ҖАВАПСЫЗ КАЛМАДЫ: Балаларны яклау көне уңаеннан Актанышта белгечләр халыкны кабул итте (+ФОТОЛАР)

Иртәнге тугызда башланган чарага килүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә, әниләр дә, хәтта балалар үзләре дә бар иде. 

Бүген, 30 май көнне, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, район үзәгендә урнашкан Игелек үзәге базасында социаль яклау бүлеге, игелек үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, пенсия фонды, суд приставлары, мәгариф идарәсе белгечләре гаиләләргә һәм балаларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруда, социаль  һәм матди хәлләрен яхшыртуда ярдәм итү максатыннан кабул итүләр оештырды. 

Иртәнге тугызда башланган чарага килүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә, әниләр дә, хәтта балалар үзләре дә бар иде. 


Кабул итүдә, нигездә, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль  түләүләр, аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме, җәйге чорда балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм хезмәтен оештыру,  алимент  юллап алуда булышу кебек сораулар актуаль булды. 

Бүген яңгыратылган бер генә сорау да җавапсыз калмады.  Алар белгечләр тарафыннан аңлатылып, гражданнарга җиткерелде. 


Мөрәҗәгать итүчеләрнең шактые балаларны җәйге чорда эшкә урнаштыру шартлары белән кызыксынды. Районның пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров бу нисбәттән мәҗбүри булган шартларны искәртте. 


Аның сүзләреннән аңлашылганча, уку вакытында эшкә урнашкан туйдыручысын югалту буенча пенсия алучы, өлкәннәрне карауга теркәлгән  мәктәп укучылары федераль социаль өстәмә түләүгә  хокукны югалталар. Ягъни бу чорда аларга пенсия  һәм компенсацион түләү (1200 сум)туктатылып тора. 


Балалар яки аларның әти-әниләре әлеге түләүне башкаручы Пенсия фондының территориаль органына эшкә урнашу турында кичекмәстән хәбәр итеп, гариза язарга бурычлы.  Гариза язылмаса, бала эшләгән чорда  исәпләнгән түләүләр Пенсия фондына  ирекле рәвештә яки суд тәртибендә кайтарылып биреләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев