Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАГЫН СУ ФАҖИГАСЕ: Агыйдел елгасында балыкчы батып үлгән

Әҗәкүл авылы янында теркәлгән  фаҗигадә 1969 елгы Уфа шәһәре гражданинының гомере өзелгән.

28 октябрь көнне 16 сәгать 15 минутта районның коткару бүлегенә Агыйдел елгасында кеше батып үлү хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә.  

Әҗәкүл авылы янында теркәлгән  фаҗигадә 1969 елгы Уфа шәһәре гражданинының гомере өзелгән. Ул безнең якларга  балык тотарга килгән булган. Үлем очрагы көчле дулкында көймәдән суга егылып төшү нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Коткаручылар балыкчыларны сак булырга чакыра. Һава шартларының даими үзгәреп торуы, су өстенең бозлануы аеруча зур куркыныч тудыра – шуны онытмагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев