Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Төрекмәнстан йөк автомобильләре, самолетлар һәм корабльләр сатып алырга әзер

Төрекмәнстан делегациясе бүген «Казан» халыкара аэропортында узган күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре продукциясе белән танышты.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Төрекмәнстан 2 мең «КАМАЗ» йөк машинасы сатып алырга әзер. Моннан тыш, республика туристлык судноларына һәм авыл хуҗалыгы авиациясен үстерү өчен самолетларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Казан Кремлендә Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

Встреча с Президентом Туркменистана Гурбангулы Мяликгулыевичем Бердымухамедовым

«Камаз белән без бүген төрле модификациядәге 2 мең берәмлек автотехника сатып алу турында килешү имзалыйбыз, һәм без киләчәккә дә планлаштырачакбыз... Матди-техник база буенча сервис мәсьәләләрен көчәйтү сорала», - диде Бердымөхәммәдов. Ул шулай ук Төрекмәнстанда ике өлкәдә әлегә «КАМАЗ» сервис үзәкләре булмавын, бу кулланучылар өчен уңайсызлыклар тудыруын әйтте.

Прибытие в Республику Татарстан Президента Туркменистана
Гурбангулы Мяликгулыевича Бердымухамедова.
Встречает и работает по программе Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында Төрекмәнстан Президенты аның илендә авиатехника һәм корабльләр сатып алу зарурлыгы булуын әйтте. «Без экскурсия сәфәрләре өчен судно сатып алыр идек, бүген күргәзмәдә күрсәткән продукцияне бик теләп сатып алыр идек — бу авыл хуҗалыгында һәм башка юнәлешләр буенча кулланылачак самолетлар», — дип аңлатты Бердымөхәммәдов. Ул билгеләгәнчә, Төрекмәнстан шулай ук Татарстан белән ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.

Прибытие в Республику Татарстан Президента Туркменистана
Гурбангулы Мяликгулыевича Бердымухамедова.
Встречает и работает по программе Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

  • Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Төрекмәнстан делегациясе килде. «Казан» халыкара аэропортына килеп төшкәннән соң кунакларны республиканың алдынгы предприятиеләре: «Камаз» ГАҖ, «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», «Казан вертолет заводы» компанияләре продукциясе белән таныштырдылар. Моннан тыш, республика кунакларына «Татнефть», «КЭР-Холдинг» һәм Татарстанның башка предприятиеләре продукциясен тәкъдим иттеләр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/23/188590/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X