ВӘХШИЛЕКМЕ, ТӘРБИЯСЕЗЛЕКМЕ?: Мәдәният паркындагы арт-объект кемгә комаучаулаган? (УРЫННАН ФОТОЛАР ДА БАР)
Заманасы шундый дияр күпләр, тик үзебезнең тәрбиясезлекне заманага сылтап калдыру юләрлек.
Актаныш үзәгендә урнашкан ял парклары соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичереп, халыкның яраткан урынына әверелде. Кичке вакытларда биредә гаилә белән ял итүчеләр дә, балалар мәйданчыкларында уйнаучылар да, матурлык белән хозурланып утыручылар да җитәрлек.
Әмма арада кеше кулы белән булдырылган гүзәллекне, төзеклекне юкка чыгарырга омтылучы варварлар да җитәрлек. Булганны – җимерүче, басып торганны – аударучы вәхшиләрне башкача атап та булмый.
Иртәнге сәгатьләрдән үк мөхәррият бинасына килеп кергән райондашыбыз Зөһрә апа Митрофанова да ишек бусагасыннан ук ваемсыз затларны “кызган таба”га бастыра башлады. Баксаң, Актаныш өчен җан атып торган бу ханым мәдәният паркындагы күңелсез хәлне күреп, чаң суга икән бит.
Без дә шунда юл тоттык. Бу юлы варварлар кулыннан зыянны парк территориясендә урнашкан “Вакыйгалар әйләнеше” арт-объекты күргән булып чыкты. Бормалар итеп ясалган әлеге объект, чыннан да, тормыш әйләнешенә охшаган. Уртасына кереп бассаң, әйләнә-тирә бөтенләй икенче яссылыктан күренә төсле.
Мөгаен кемгәдер бу корылма “әйләнергә” комаучау иткәндер. 15 баганадан өчесенең серле рәвештә юкка чыгуын башкача аңлатып булмый. Менә әйтегез әле сез: кемгә, ни өчен кирәк булган ул декоратив баганалар?
- Район халкы өчен паркларны төзекләндерделәр, чистарттылар, әкияти дөньяга әверелдерделәр. Бу бит кеше хезмәте. Ник кайберәүләр шушы хезмәтне хөрмәт итми? Нигә безнең район халкы шул кадәр тәртипсез, тәрбиясез, ваемсыз соң ул?- дип өзгәләнә бүген Зөһрә Митрофанова.
Нигә тәртипсез? Нигә ваемсыз? – без бу сорауларга җавап таба алмадык. Заманасы шундый дияр күпләр, тик үзебезнең тәрбиясезлекне заманага сылтап калдыру юләрлек. Гаепне үзебездән эзләргә кирәктер кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев