Актаныш

Үзебезнең Дәния апа ул

1963 елның 9 сентябрендә Актаныш районы Чирү авылында нәни кызчык дөньяга аваз сала. Әтисе Әхтәм абый да, әнисе Хәфәзә апа да – гади колхозчылар.

...Бүлмәгә якты да, сагышлы да моң таратып, җыр агыла: “Белми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең үткәнен”. Күңелнең иң нечкә кылларына, хисләргә кагыла торган халык җырларын ярата Дәния апа. Менә хәзер дә, моң канатларында тибрәлгәндәй, җыр сүзләрен көйли-көйли, уйлары белән бишекле балачагына юл тотты ул...


1963 елның 9 сентябрендә Актаныш районы Чирү авылында нәни кызчык дөньяга аваз сала. Әтисе Әхтәм абый да, әнисе Хәфәзә апа да – гади колхозчылар. Әллә көзге урак өстендә эш күплектән, әллә инде беренче бала туу шатлыгыннан, бәбигә туу турындагы таныклыкны алу нәкъ бер айга соңара: Дәния Әхтәм кызы Әминеваның туган көне 9 октябрь дип языла. Сеңлесе Гөлүсә, энеләре Рөстәм белән Равилга олы апа, үрнәк һәм терәк булып, кечкенәдән йорт эшләренә өйрәнеп үсә ул. Бүгенгедәй хәтерендә: ул З нче сыйныфны тәмамлаган чорда әнисенә Казанда операция ясадылар. Өйдәге вак-төяк эшләр – аның җилкәсендә. Тракторчы әтисенең май-мазутка буялган киемнәрен, буага алып барып, кечкенә куллары белән юганы истә... Ә авыл читендәге чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыган юл-араларны үлчәсәң, күпме булыр иде микән?.. Түземлек, тырышлык, максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатлар шул вакытта ук тәрбияләнгәндер, мөгаен.


Чирү башлангыч мәктәбендә 1 нче сыйныфка Һаҗәр апа Рахманкулова каршы алса, алдагы сыйныфларда Рәмилә Әшәрәфҗан кызыннан ныклы белем нигезләренә төшенә Дәния апа. Әтәстә сигезьеллык мәктәпне төгәлләгәч, Әминевләр гаиләсендә шулай хәл ителә: гаиләгә бер медик кирәк, шуңа күрә Дәния Минзәләгә медицина училищесына барачак. Минзәләгә баралар баруын, ләкин кыз документларын педагогия училищесына тапшыра. Укытучы һөнәренең асылына төшендергән, гамәли күнекмәләргә өйрәткән уку йорты була бу белем учагы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы өчен дәүләт имтиханнары белән бер үк вакытта Алабуга педагогия институтына керү сынауларын да тапшыра. Укытучысы Васил Һади улы никадәр генә татар теле буенча укырга үгетләмәсен, Дәния апа физика-математика факультетын сайлый. Эш стажы 1983 елдан Адай мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытудан башланса да, 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр Дәния Әхтәм кызы Әтәс мәктәбендә физика, математика, информатика серләрен балаларга төшендерә. Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып 7 ел эшләү дәверендә исә үзен оста оештыручы, таләпчән, кешелекле җитәкче итеп күрсәтә. Дәния Әхтәм кызы – тирән белемле, эзләнүчән, мәгариф өлкәсендә булган һәр яңалыкка ияреп, заман белән бергә атлаучы педагог, үзенә йөкләнгән бар эшне төгәл, дөрес итеп башкара. Компьютерлар кулланыла башлаган беренче көннәрдән үк бу юнәлешне бик тиз үзләштереп, без – укытучыларны гына түгел, авыл халкын да белемле итүче ул. Санап бетергесез бәйге-конкурслар, олимпиада, ачык дәрес-семинарлар, тикшерүләрнең һәртөрлесе – шөкер, барысы да уңышлы үтелгән. Бүген Дәния Әхтәм кызы – югары квалификацион категорияле укытучы, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе. Бүген ул – 55 яшен каршылаучы хөрмәткә лаек мөгаллимә, хезмәттәшләре, әти-әниләр, укучылар Дәния апага котлау һәм рәхмәт сүзләрен, иң изге теләкләрен җиткерә.


1986 елдан – күршедә генә яшәүче Индус исемле егет белән мәхәббәтле тормыш юлыннан бергә атлый башлаганнан бирле Дәния Әхтәм кызы Фатыйхова фамилиясен йөртә. Уллары Айзат, киленнәре Нәркизә Дәния апаның эшен дәвам итүчеләр – укытучылар, ә кызлары Алсинә яшьлек хыялын чынга ашырачак – балаларны дәвалаучы югары белемле табиб булачак. Янында “әбекәй” дип бөтерелеп йөргән оныклары Зәринә белән Азаматта яшәү ямен күрә ул, тормыш кабаттан башланган кебек хәзер. Ике як әткәй-әнкәйләрнең кадерләре, туганнарның якынлыгы тагын да арткан сыман. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Алдагы көннәрдә тигезлектә, балалар бәхетенә сөенеп кенә яшәргә язсын.


Дәния исеме гарәпчәдән “якын” дигәнне аңлата икән. Кайвакытта аңа Дания дип эндәшүчеләрне ишетәбез дә, аптырап калабыз, һич кенә дә безнең җитез, бөтерчектәй, оста, ярдәмчел Дәния апага туры килмидер кебек тоела бу исем. Безгә Дәния апа бик якын, үзебезнен, безнең Дәния апа бит ул!
Сөмбел ХӘБИБУЛЛИНА, Әтәс мәктәбенең тарих укытучысы.
***
Бәхет ул – сылу чәчәк кебек, бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул күз явын алырлык итеп чәчәк ата. Ә бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган бизәк. Дәния Әхтәмовна, сезнең бу чорыгыз – бәхет чәчәге аткан мизгелләрнең бер вакыты. Әйе, күрегез, карагыз сез янәшәдәге хезмәттәшләрегезгә, үзегезгә, якыннарыгызга, укучыларыгызга...нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да – Сезнең тырышлык, Сезнең күпьеллык хезмәт, холык, сабырлык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Сезнең балалар өчен куйган фидакарь хезмәтегез – бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык зур байлык. Алар өчен көеп, борчылып яшәвегез өчен Сезгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.Олы юбилеегыз котлы, мөбәрәк булсын. Сәламәтлек һәм рух ныклыгы, муллык һәм хатын-кыз, ана бәхете телибез. Хезмәтегез игелек булып үзегезгә әйләнеп кайтсын. Киләчәгегезнең бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, тормыш иптәшегез янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле Әнисе булып, саулыкта, байлыкта, озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрендәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.


Иң изге теләкләр белән VIII сыйныф укуылары, аларның әти-әниләре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: