Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Актанышлылар армиядә мактала

Актаныш авылында яшәүче Илсөяр Рәүфәт кызы исеменә улы Илназ Хәкимуллин хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хаты килде.

 Мәскәү өлкәсе, Чехов шәһәрендәге 2580101-В хәрби частьның командиры, полковник И. Науменков һәм аның хәрби сәясәт буенча урынбасары, полковник В. Перепечай кече сержант Илназ Хәкимуллинның ил алдындагы хәрби бурычын үрнәк төстә үтәвен билгеләп үтәләр. Рәхмәт хатында якташыбызның югары әхлаклы булуы, үзенә тапшырылган хәрби корал һәм техника белән ышанычлы идарә итүе белән армиядәге хезмәттәшләре һәм командирлар арасында хөрмәт казануы турында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев