Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

СЕЗДӘН СОРАУ – БЕЗДӘН ҖАВАП: Чирү авылы зары

Безнең югары очта багана уты апрельдә үк сүнгән иде. Шуннан бирле янганы юк

Авыл Советына да әллә ничә мәртәбә әйтеп карадык. Караңгыда яшибез. Ә олы урамда утлар балкып тора. Анда яшьләр яши. Ә безнең кебек өлкәннәр яшәгән урамнарга игътибар нишләп юк икән? 


Без – сугыш чоры балалары. Үзем 1933 елгы. Түбән очта да шушы хәл. 90 яшьне үткән Кайнелгаян Хәбибуллинага караңгыда түгел, яктыда йөрү дә авыр. Утсыз бу урамнарда инвалидлар да яши. Аларга да якты кирәк. Безнең урамнарда кайчан багана утларын яктыртырлар икән, түземсезләнеп көтәбез.

Тагын бер соравым бар. Югары очка бара торган буа бар. Шундагы чокырга кәсме, ташмы китереп салдылар. Бик куркыныч булып тора ул. Машина белән йөрүчеләр шуңа килеп бәрелергә мөмкиннәр.  

Хәнидә ХӘБИБУЛЛИНА.Чирү авылы.

Әлеге хатка Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйровадан шундый җавап килде:


1. 2017 елда Чирү авылының югары очына бишенче тимерчыбык суздырып, булган ике лампа өстенә, өстәмә тагын 2 лампа куйдырдык. Түбән очта 2017 елга кадәр бөтенләй дә урам яктыртылмады. Былтыр анда да, бишенче чыбык сузып, ут куйдырдык. Лампасы янып кына чыккан. Янып чыккан һәрбер лампаны тиз арада алыштыру өчен җирлекнең вышкасы да, электригы да юк. Ел да көзгә кергәндә, вышка белән электрик чакыртып, багана башындагы яктырткычларны алыштыру оештырыла. Хәзерге көндә Чирү авылында – 6, Чатта – 5, Иске Бикчәнтәйдә – 5, Чыныкта 1 лампаны алыштырасы бар. Алар инде сатып алынган. Күҗәкә авылында эше беткәч, вышка безгә килергә тиеш иде, ватылды. Хәзер инде ремонттан чыкты, Күҗәкәдә эшли. Анда эше беткәч, безнең җирлеккә килер дип өметләнәбез. 


2. Күпер ремонтына акча күчкән, ИТК оешмасы килеп эшләп бетерәчәк. Ул ташлар читтә тора, машиналарга бернинди дә комачаулык тудырмыйлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев