Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШНЫҢ ИКЕ ГОРУРЛЫГЫ: Район башлыгы Э.Н. Фәттахов Актанышның асыл уллары белән очрашты (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов  районыбызда гына түгел,  Россия күләмендә, хәтта дөнья  күләмендә танылу алган ике асыл егет белән очрашты. 

 Татар  һәм билбау көрәшләре  буенча үз авырлык үлчәмендә  дөнья чемпионы булып танылган Фарис Хуҗин һәм Мәскәүдә узган “Яшь техник-модельче” Бөтенроссия башлангыч техник модельләштерү һәм конструктрлаштыру конкурсында дәрәҗәле беренче урынны яулаган Илсуар Акберовлар район башлыгы белән очрашуга үз остазлары – Илфир Әнвәров һәм Дилшат Мөхәммәдиевлар белән килгән иде. 


Өстәл артында җанлы, җылы әңгәмә  бара. Энгель Нәвап улы Актанышның өметле уллары өчен чиксез горурлык хисләре кичерүен яшерми.  Алга таба үзалларына куйган максатлары хакында сораштыра, сайлап алган юнәлешләреннән тайпылмаска өнди.  Егетләр исә бәйгедә һәм келәмдә алган тәэсирләре белән уртаклаша. 


Фарис Хуҗин көрәш келәменең  тәмен моннан ун ел элек татыган. Хәер, әтисе эзеннән киткән егет өчен әлеге спорт төре күптән инде яшәү рәвешенә әверелгән. Актаныш технология техникумында белем алучы дөнья чемпионы киләчәктә дә көрәштән аерылу яклы түгел. Моңа кадәр яшьләр арасында бил алышкан райондашыбызга тиздән 18 яшь тула. Димәк, Фарисның зурлар категориясендә дә шушы уңышларын кабатлау мөмкинлеге бар. Юк, хыяллары белән артык ачылып китеп уртаклашмады ул. “Алга карап сөйләшмим”, - диде меңнәрне еккан Актаныш егете. 


Илсуар исә быел Актанышның беренче санлы мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаган. Техник модельләштерү һәм конструктрлаштыру “җене” аңа нибары ике  ел элек кенә кагылган булса да, республикакүләм бәйгеләрдә ул үзен шактый сынаган. Мәскәүдәге җиңү исә аның яулаган үрләренең иң биеге. Әлегә! Киләчәктә Илсуар шушы юнәлештә белем алырга ниятли. Бәйгеләрдә ирешкән җиңүләре дә хыялын чынга ашыруда зур әһәмияткә ия. 


Бүген район хакимияте башлыгы белән бер өстәл артында ике егет,  Актанышның ике өмете  спорт, техник иҗат, тормыш, киләчәк  турында сөйләште. Фикерләре дәлилле, сүзләре ныклы аларның. Район горурлыгы булып танылган егетләргә алга таба да  уңышлар теләде Э.Н. Фәттахов. Ә очрашу ахырында  истәлек өчен фотосурәт: еллар үткәч карап горурланырга, олы юлның башын искә төшергә һәм елмаеп куярга... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев