Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлеге укучылары Минзәләдә узган турнирда икенче урынга лаек булды

Актанышның яшь көрәшчеләр командасы Минзәлә муниципаль районы Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы спорт ветераннары призына узган турнирда II урынны яулады.

                 Көрәш турнирында 2009-2010 елгы яшүсмерләр катнашты.

                  Актаныш балалар спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Адель Нургатин, Ильяс Шәмсиев, Илфат Газизов I, Булат Шәймөхәммәтов, Айзат Кашапов, Марат Хәйруллин II, Руфил Нургалиев, Илфир Хөҗҗәтов, Булат Низамов III урынга лаек булдылар. Гомуми очколар санын исәпләгәч, Актаныш командасы мактаулы II урынны үзенеке итте.

                     Кечкенәдән татар көрәшенә өйрәнеп үсүче яшь батырларыбызны, аларны милли спортка тартып шөгыльләндергән, көрәш серләрен ачкан остазларны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын!

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев