Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ЭКСКЛЮЗИВ: Актанышта үткән Ык буе Сабан туенда машиналар ярышты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Мөгаен, “Актанышта аю биетәләр” дисәң, бу тамашаны карага килүчеләр саны әллә ни күп булмас иде.

“Актанышның Сабантуенда быел да машиналар Ирмәш сазлыгында ярышачак” дигән сүзнең көчен 16  июнь  көнне сынадык.  Сабантуй мәйданыннан шактый гына ерак урнашкан ат чабышы урынына халык йөгерә-атлый агылды. Нәни бәбиләрдән алып ак сакаллы бабайларга кадәр бар иде автоузышларны күзәтүчеләр арасында. 


2017 елда  тәүге тапкыр оештырылган әлеге ярыш бик популярлашкан булып чыкты. Машиналар саны да арткан:  ВАЗ һәм НИВА автомобильләре аерым-аерым сынап карады Ирмәш сазлыгының тирәнлеген. 


Элек, асфальт юлларның нинди икәнен дә белмәгән чорда,  барлы-юклы техниканың ләм тулы чокырда батып ятканнарын хәтерләгән абзый-апалар бу төр ярышны бик үк кабул итеп тә бетерә алмыйлар кебек тоелды. Ничек инде үз теләгең белән, үз шәхси машинаңда  тик торганнан сазлыкка кереп батмак кирәк ди? Җитмәсә, шул кадәр халык алдында? 


“Колхоз эшенә дисәң, ягулыкка акчалары да юк, машиналарын да жәллиләр. Ә монда сөенә-сөенә түбәдән ләмгә  чумалар, ул машинаны кем төзәтә дә, кем юа аннан?”, - дип борчылып алды янымда торган абзыкай. Эх, абзый, тормыш башка бит хәзер, кәҗәсе түгел, мәзәге кирәк адәм баласына! 


Яшь буын исә автоузышларны видеога төшереп мәш килде. Машиналарның саз суы белән коендырып китүе дә мөһим түгел иде бу минутларда – социаль челтәрләрдәге “туры эфирлар” гына өзелмәсен! Дус-ишләргә бу тамашаны беренчеләрдән булып җибәрергә кирәк чөнки! 


Нигездә, автоузыштан халык канәгать калды. Тәменә кергәч кенә бетеп китүе бераз кәефне төшерде төшерүен. Борчылырлык сәбәп юк, икенче елга тагын карарбыз әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев