Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СПОРТ БЕЛӘН БЕР АДЫМДА: Хәрби җыен – чыныгуга бер адым

Егетләрнең армия сафларына хәрби әзерлеген ныгыту максатыннан кадет интернат-мәктәбе базасында биш көнлек хәрби җыеннар узды.

Биредә урта мәктәпләрнең 10 сыйныф егетләре җыелды. 

Тормыш иминлеге нигезләре вакытында алган теоретик белемнәрен алар биредә гамәли яктан ныгыттылар. 35 сәгатьлек программа нигезендә биредә алар спорт төрләре белән шөгыльләнделәр. Маршка басып йөрделәр. Егетләр белән район башлыгы Энгель Фәттахов та очрашты. 

– Сез биредә беренче тапкыр армия тормышының нинди икәнлеге белән танышачаксыз. Өч көн нигезендә программада күрсәтелгән барлык сынауларны узарсыз, дип ышанам. Егетләр армия сафларында хезмәт итәргә әзерләнергә тиеш дип исәплим. Моның өчен кадет мәктәбенең базасы ныклы. Биредә курсантларның булуы да ярдәм булачак, -диде ул. 

– Бу бик җитди чара. Бирегә ял итәргә килмәдегез. Ә армия сафларына әзерләнү өчен. Һәр ир-егет илен сакларга әзер булырга тиеш. Мөгаен, һәрберегез дә эченнән генә әлеге сынауларны уза алырмынмы, армия сафларында хезмәт итә алырмынмы дигән сораулар борчыйдыр. Биредә нәкъ менә сезнең физик әзерлек, ныклык сыналачак. Уңышлар телим, – диде район хәрби комиссары җитәкчесе урынбасары Руфат Гайнетдинов.  

Егетләр биредә үзләренә зур тәҗрибә алачаклар. Армия сафларына чыныккан егетләр барыр дип ышана җитәкчелек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев