Мәгариф хәбәрләре тег белән яңалыклар
-
АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫНДА:Тукайның нурлы иҗатына багышлап!(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген районыбызда татар халкының бөек һәм даһи улы Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган чаралар мулдан булды.
-
Гимназиябез укучылары - "Мин татарча сөйләшәм" катнашучылары
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры каршындагы Яшьләр Коворкинг-үзәге, URBANTATAR берләшмәсе 2нче ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" фестивале оештыра. Биредә, 23 апрель көнне, Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары зур теләк белән катнашты. Бу хакта безгә педагог-оештыручы - Миләүшә Аграпова хәбәр юллады.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Каенкай"лылар - афәрин!
23нче апрель көнне "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында Актаныш катнаш төрдәге 6нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айназ Айдәш кызы Хәлилова һәм өлкән тәрбиячесе Айгөл Айдәш кызы Әюпова республика күләмендә матур уңышларга ирештеләр.
-
Олимпиададан - җиңүләр белән!
Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе кадетлары укучылары география фәненнән региональ олимпиаданың йомгаклау этабында катнаштылар һәм 3нче урынны яуладылар.
-
Мәктәпләрнең бакчаларында эшләр гөрләячәк!
Бүген, 1нче гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, география укытучыларының hәм бакча җитәкчеләренең “Белем бирү учрежденияләренең укыту- тәҗрибә участокларында тәҗрибә эшчәнлеге” дигән киңәшмә үтте.
-
Актанышыбызда - техник иҗатка игътибар зур!
Казан Дәүләт аграр университеты тарафыннан үткәрелгән республика күләмендә яшь уйлап табучылар олимпиадасында Актаныш балалар ижат үзәгендә техник иҗат юнәлешендә шөгыльләнүче укучы Данияз Хөснуллин матур уңышларга иреште.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Гимназиябез укучылары - олимпиада призёрлары!
Туган телем - иркә гөлем!
-
Мөхәммәт Мирза белән очрашу
Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул.
-
ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ:"Илһам"ны илһамлылар яулый
Бүген мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең йомгаклау өлеше үткәрелде.
-
“Алтынчәч” балалар бакчасында–алтын куллы балалар бәйгесе!
Эшче һөнәрләр елдан-ел популярлаша бара. Үсеп килүче буында аларга карата кызыксыну һәм мәхәббәт тудыру җәһәтеннән Актанышта “СабыйSkils-2022» конкурсы оештырылды. Бу чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.
-
Яшь актанышлылар дзюдоны үз итәләр!
Дзюдо – көрәш сәнгатен һәм камилләшү фәлсәфәсен гармонияле берләштерә торган спорт төре. Ул физик көчне, реакциянең тизлеген, чыдамлыкны үстерә. Шушы көннәрдә Казанда һәм күрше регионның Дүртөйле шәһәрендә яшь көрәшчеләребез җиңүләре белән сөендерделәр.
-
Кошлар кайта туган якларга
Табигатьнең уянган вакыты, кошларның туган якларга кайтуы – иң матур күренеш.
-
"Велосипедта йөрү кагыйдәләре"н белү кирәк!
Табигатьтә яз тантана итә. Карлар эрү белән укучылар велосипедта җилдерергә яраталар. Ләкин, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим.
-
Актаныш педагоглары - Чаллыда!
Чаллы шәһәренең 4 санлы экология-биология үзәге базасында район мәгариф идарәсенең биология һәм химия методисты, укытучылары "Мәктәп яшендәге балаларга - экологик белем һәм тәрбия бирү:проблемалар, инновацияләр, перспективалар" исемле республика семинарында катнаштылар.
-
КУНАК АШЫ-КАРА КАРШЫ:Бүген исә бездә–Башкортстан педагоглары кунакта
Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка ут күрше Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләреннән, Илеш районыннан делегация килде.