Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Алтынчәч” балалар бакчасында–алтын куллы балалар бәйгесе!

Эшче һөнәрләр елдан-ел популярлаша бара. Үсеп килүче буында аларга карата кызыксыну һәм мәхәббәт тудыру җәһәтеннән Актанышта “СабыйSkils-2022» конкурсы оештырылды. Бу чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.

                                   Әлеге чараның инициаторы буларак тәҗрибәле һәм абруйлы тәрбияче Кәдрия Әдгәмова чыгыш ясый. Алып баручысы да ул.
                                   Иң тәүдә сәламләү өчен сүз балалар бакчасы директоры Альфира Хәбировага тапшырылды. Ул үз чиратында әлеге проектның әһәмиятен билгеләде, районыбызның мәгариф учреждениеләре бердәмлектә, хәбәрләшеп һәм дә инде тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләрен ассызыклады.
Балалар “Ресторан эше белгече”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Кондитерлык”, “3 D дизайн”, “Элементар программалаштыру” кебек юнәлешләрдә үзләренең осталыкларын һәм тәвәккәллекләрен күрсәттеләр. 
                                   Сабыйларның эшләрен район мәгариф идарәсе, Актаныш технология техникумы хезмәткәрләреннән торган жюри бәяләде.
Сәламләү һәм җырлы-моңлы, һөнәрләргә багышланган флешмобтан башланып киткән чара әкренләп кенә, бәйге өлешенә барып тоташты. 

 

Илназ Шәгъзанов, Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбияләнүчесе:

Ресторан сервисы шөгыле белән катнашам. Киләчәктә пешекче һөнәрен үзләштерәсем килә яки берәр ресторанда шеф-повар буласым. 

Милена Мәрданова, Актаныш җирлеге“Умырзая” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе:

Әниемә аш-су бүлмәсендә ярдәмләшкәндә салфеткалардан матур-матур борылмалар ясарга өйрәндем. Миңа бик ошый, дусларыма да кызыклы!

                                   Балаларда төрле мөһим, халкыбызның имин яшәеше өчен тотрыклы хезмәтләр турындагы белем һәм күзаллауны үстерү максатларын алга куеп булдырылган бәйге күңелле, сабыйлар өчен бик тә мавыктыргыч үтте. Әйткәндәй, эшче һөнәрләргә тирән хөрмәт тәрбияләү “Алтынчәч”тә көн дә гамәлдә. Бу исәптән бик күп түгәрәкләр, ачык дәресләр, күнегүләр даими бара. 
                                   Балаларның ихлас мавыкканнары, аларның шатлык белән тулы йөзләре, кайберләренең милли киемнәребез элементларында - калфак, түбәтәй, алъяпкычларда булулары – конкурсның тагы да бер гүзәл бизәге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Балалар Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Алтынчәч