Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Безнең «Нәмәкәйләр» «Әйдә, шаяРТ!» КВН бәйгесенең Гран-при иясе!

Чаллы шәһәрендә Фәридә Якупова истәлегенә «Әйдә, шаяРТ!» республика КВН бәйгесе узды. Чаллы татар драма театрында 8 команда төрле темаларга чыгыш ясап юморга, үткенлектә, зирәклектә көч сынашты.

               Чаллы татар дәүләт драма театрында Фәридә Якупова исемендәге “Көзге кубок” өчен Татар КВН лигасының чираттагы бәйгесе узды. Безнең иң сәләтле яшьләребезне туплаган “Нәмәкәй” командасы Әлмәт, Казан, Алабуга шәһәрләре, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Сарман районнарының һәм “Чаллы бройлеры” җәмгыятенең КВН командалары белән тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты.

                  “Нәмәкәйләр”ебез сынатмады, Чаллыдан алар зур җиңү белән кайттылар. Команда Кубокка лаек булды һәм акчалата бүләкләнде. Афәрин, яшьләребез! Сезне чын күңелдән уңышларыгыз белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә Актанышның горурлыгы булып, татарда юмор жанрын үстерүгә хезмәт итәрсез дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев