Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

57нче БИСТӘ ЗАРЫ: Җәй җитте һәм ... су бетте (СУ ЭЗЕННӘН ОПЕРАТИВ ТИКШЕРҮ)

Су кая киткән һәм ул кайчан “кайтачак”? - 57нче бистәдә яшәүчеләрне иң борчыган сорау бүген шушы. Халык су сорый. Без дә су юлын табу максатыннан, "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Римма Кустова белән очраштык.

Җәйге кояш ныклап кыздыра башлау белән 57нче бистә халкының суы белән бергә тынычлыгы да бетә. Сусызлыктан бүгенге көндә бистәнең аеруча Химиклар, Т. Миңнуллин, Көнчыгыш, Фадеев урамнарында яшәүчеләр интегә. 


Су кая киткән һәм ул кайчан “кайтачак”? - 57нче бистәдә яшәүчеләрне иң борчыган сорау бүген шушы.  Халык су сорый. Без дә су юлын табу максатыннан, "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Римма Кустова белән очраштык. 


Сусызлыкның сәбәпләре,  ходайга шөкер, халыкның артуында икән ләбаса. Соңгы елда 57нче бистәгә күчеп яшәүчеләр саны ике тапкырга арткан! Бүгенге көндә биредә 750гә якын хуҗалык, 3000гә якын кеше исәпләнә. Һәм бу чик түгел. Йортларга газ тоташтырылып бетсә, аларның саны тагын да артачак. 


Билгеле, моңа кадәр бистәдә яшәүчеләрне  су белән тәэмин итеп торган су скважиналары бу кадәр халыкка исәпләнмәгән. Гади генә итеп әйткәндә, булган су гына җитми!

Реклама

"Коммунсервис-Актаныш"оешмасы су скважиналарындагы басымны арттыру бәрабәренә халыкның суга булган ихтыяҗын бераз булса да канәгатьләндерергә тырыша. Әмма иске торбалар күп булу сәбәпле, даими аварияләр теркәлеп тора. Нәтиҗәдә, су югарыда санап үтелгән урамнарга килеп җитми. 


57нче бистә халкын сулы итү юнәлешендә бүген киң масштаблы эш җәелдерелгән: 250 метр арада торбалар алыштырылган, насос көйләгеч привод булдырылган. Иң мөһиме, якын арада  тагын бер скважина кушылачак. Әмма аның суы күп булса да, сыйфат дәрәҗәсе хакында нидер әйтергә иртәрәк. Шуңа күрә скважинаны халык бакчага күпләп су сибә торган вакытта эшләтеп карарга исәплиләр. 


Чыннан да, бүген су өчен җаваплы оешма халык мәнфәгатен кайгырту юнәлешендә зур эш алып бара. Әмма "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Римма Кустова халыктан да суны саклап тотуны сорый: 


- Берәүләр сусыз тилмергәндә, икенчеләр төнозын бәрәңге бакчаларына су агыза. Бу бернинди калыпка да сыймый. Суга хисаплагыч куйдырган кешеләр болай эшләми, билгеле.  Әлеге уңайдан без рейдлар оештырырга да планлаштырабыз. Чара барышында законсыз рәвештә суга ялгану, кисем ясау өчраклары теркәлсә, андый затларны саллы штрафларга тартачакбыз, -дип искәртте ул. 


"Коммунсервис-Актаныш" берничә көннән 57нче бистәдәге сусызлык проблемасы уңай чишелеш табачак дип ышандыра. Шуңа күрә, мөхтәрәм актанышлылар, бераз гына сабырлык күрсәтсәгез иде. Су юлын таптык – суның  киләсен генә көтәсе калды бит! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X