Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫННАН: Әйткәнне аңламасаң, акчаңны түлә!

Утырышта административ тәртип бозулар буенча 4 эш каралды.

25 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең Илфак Бариев җитәкчелегендәге чираттагы утырышы узды. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 4 эш каралды.Җаваплы сәркатип Алисә Мирзаянова сүзләреннән күренгәнчә, район административ комиссиясенең күз уңына, нигездә,  малларын иректә йөртүчеләр, капка төпләрендә рөхсәтсез  печән, ком,  төзелеш материаллары саклаучылар эләгә.  Билгеле, утырышка чакырганчы андый затлар белән кисәтү формасындагы сөйләшүләр дә була, авыл җирлеге башлыклары да мондый баш-баштаклыкның кесәгә шактый сугачагы хакында кисәтә.  Әмма кайберәүләр комиссия кисәтүен колакларына да элми. Пәнҗешәмбе көнне оештырылган утырышка 4 райондашыбызның өчесе, гомумән, килеп күренүне дә кирәк тапмаган. Андый сансызларга адмкомиссия читтән торып үз карарын чыгарды.

Аскы Актанышта яшәүче И.М., урам якта сакланган төзелеш материаллары өчен кисәтү алып котылды, чөнки аларны куеп торыр өчен җирлек башлыгыннан алынган рөхсәт кәгазе бар. Актанышбашта гомер итүче Ш.Р., янгын нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килгән йорты әле дә булса сүтелмәгән, территориясе чистартылмаган өчен акчалата штрафка тартылды. Яңа Әлем авыл җирлегеннән Л.Г.га карата комиссия рәисенең карары коры булды: аның эшен прокуратурага юллаячаклар. Әлеге зат кайчандыр ана капиталын акчага әйләнлереп, очсыз гына хакка  ихата сатып ала. Әмма территория бүгенге көндә караусыз, биредә төзелеш эшләре башкарылмый. Аңлашылганча, йорт җиткерү өчен ана капиталы кулланылган очракта, йорттан балаларга өлеш бүленергә тиеш. Нигезе дә булмаган йорттан нинди өлеш бүлмәк кирәк – моны закон сагындагылар тикшерәчәк. 


Әҗәкүл авылында яшәүче Г.Н. административ комиссия алдына басучы бердән-бер кеше иде бу көнне. 3 сыерын иректә йөртү хуҗабикәнең кесәсен 2000 сумга юкартты.  Апаның сүзләренчә, аның сыерлары гына иректә йөрми икән Әҗәкүлдә. “Ни өчен  беркетмә миңа гына төзелгән соң?” – дигән канәгатьсезлек белдереп, ул карар белән килешүен раслап, рәсми документка кул куйды. 


Административ комиссия утырышында чыгарылган карарлар ун көн үткәннән соң үз көченә керәчәк. 60 көн эчендә утырыш карары үтәлмәсә, аларның эше суд приставларына тапшырыла. Сүз уңаеннан, адмкомиссия карары белән түләнгән штрафлар авыл җирлекләренең үз хисабына кайтып утыра. 

Сентярь аенда административ комиссия тарафыннан 17 эш каралган иде. Нәтиҗәдә, 7 кешегә 2000сум күләмендә штраф салынды,10 кешегә кисәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев