Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ФУТБОЛ УЙНЫЙ: Уен - җанлы, командалар саллы булса да, җиңүче берәү генә булачак! (+ЯРЫМФИНАЛДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Сабантуй бәйрәмнәреннән соң ук старт алган чемпионатның иң кызу уеннары җомга һәм шимбә киченә туры килде.

Быел да районда авыл җирлекләренең яшьләре арасында футбол чемпионаты оештырылып, ул бер айдан артык вакыт аралыгына җанатарларны Актанышның үзәк стадионына "беркетеп куйды". Әмма сабантуй бәйрәмнәреннән соң ук старт алган чемпионатның иң кызу уеннары җомга һәм шимбә киченә туры килде. Ярымфинал һәм финал уеннарын район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да зур кызыксыну белән күзәтте. 

Ярымфинал уеннарында Актаныш - Иске Байсар, Яңа Әлем -Такталачык җирлекләренең җыелма командалары катнашты. 

Чемпионатны оештыручылар исә командаларның узган ел белән чагыштырганда, уенга зур әзерлек белән керүләрен азсызыклый. Актаныш, Чалманарат, Яңа Әлем, Такталачык, Татар Суксу командаларының яңа сезонга сизелерлек көчле команда белән керүләрен һәр уенны анализлап барган яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев та билгеләп үтте:


- Уеннарны узган ел белән чагыштырам. Аерма, әзерлек дәрәҗәсе зур. Хәзер инде җирлекләрнең ныклы командалары тупланып килә. Авылда яшәп, биредә хезмәт куючылар гына түгел, пропискалары авылда булып та, шәһәрләрдә эшләүче яшьләрне дә чемпионатка тартуга ирешкән авыл башлыклары. Алар да чемпионатны түземсезлек белән көтеп ала, махсус шушы уеннар өчен кайталар, җирлекләренең данын яклау максаты белән футбол мәйданына керәләр,афәрин!,- ди ул. 

Айдар Илфат улы шулай ук Чалманарат җыелма командасының уеннарга яңа костюмнар белән килүен дә алгарыш дип саный. Димәк, аларда чемпионатка карата кызыксыну бар. Җирлек башлыгы Камил Әхмәтов та яңа спорт киемнәре булдыруда егетләрнең үзләре инициатива күрсәтүен әйтте. “Үз акчаларына, махсус кайттартылар алар киемнәрне. “Наратлы” хуҗалыгының матди ярдәме белән 4 комплектны җирлекнең үзенә дә алдык. Алдагы елларда мондый үрнәкне башкалар да күтәреп алыр кебек,- ди башлык. 

Реклама


Чыннан да, быелгы уеннарга команда туплау әллә ни авырлыклар тудырмаган. Яңа Әлем,Иске Байсар җирлекләре башлыклары да моны билгеләп үтте. “Җәйге чорда рәхәтләнеп футбол уйныйлар авылда. Район чемпионатын да көтеп алабыз –  бер-берсен уеннарда сынап, берләшеп беткән егетләр үзәк стадионда да көчле уен күрсәтә”,- ди алар. Яңа Әлем командасы хәтта тренеровкаларны да Актанышта үткәргән. 


-  Үзебезнең җирлектә дә футбол уйнар өчен җиһазландырылган мәйданчык булдыру хыялы бар. Иманым камил, ул һич кенә дә буш тормас иде, - дип, бу уңайдан фикерләрен белдерде Дилбәр Әнвәрова. 


Ярымфиналда Такталачык белән Яңа Әлем командаларының уены тигез дәрәҗәдә барды. Бер як капкага кергән тупка җавапны икенчеләр тиз арада биреп барды. Ике таймлык уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчене исә матчтан соңгы пенальтилар сериясе билгеләде. Монда бәхет Такталачык җирлегенең җыелма командасына елмаеп, алар 20 июль көнне беренче урын өчен көрәшү хокукына ия булды. 


Ике җирлекнең уенын зур игътибар белән күзәтеп утырган Актаныш командасы вәкилләре  авыл егетләренең уенын “каты уен” дип бәяләде: нәкъ авылча – бөтен көчләрен уенга салган иде шул егетләр. Җиңүгә дә теш-тырнаклары белән ябышты алар. Моңа кадәр чирек финалга да килеп җитә алмаган Такталачык командасының ярымфиналда җиңүе, чын мәгънәсендә, могҗиза булды. Мөгаен, җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов һәм команданың үзеннән тыш берәү дә такталачыклылардан мондый көчле уен, үҗәтлек көтмәгәндер.  “Килделәр, күрделәр,җиңделәр” дип сөенде Такталачык командасы өчен җан атучылар. 


Иске Байсар белән Актаныш командалары да стадионда лаеклы уен күрсәтте. Ике җирлек тә узган елгы чемпионатның җиңүчеләр өчлегенә кергән иде. Шуңа күрә дә тамашаны карарга җыелган халык алардан гадәттәгечә көчле уен көтте.  Ә алар, чыннан да, көчле, матур уен күрсәтте. Командаларның осталыгы уен буе дәвам итте. Ике таймга нибары бер генә тапкыр  җанатарларны кузгатырлык “гол” сүзе яңгырады – кара тиргә батып Актаныш командасы Иске Байсар капкасына нибары бер туп кертте.Әмма шушы бер туп актанышлыларга  финал уеннарына “бәхетле билет” бүләк итте. 


Ике сәгать дәвам иткән уен үз карарын чыгарды: 20 июль кичендә Актаныш белән Такталачык командалары “Районның футбол чемпионаты  җиңүчесе” дигән титул өчен үзара көч сынашты. Иске Байсар һәм Яңа Әлем командалары исә өченче урынга ия булырга омтылды. Бөтен Актанышны дулкынландырган финал уеннарын без дә күзәттек – бу хакта бк тиздән сезгә дә җиткерербез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев