Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ГОРУРЛЫГЫ: Э.Н. Фәттахов 16 яшендә Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән Марат Солтанов белән очрашты (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

28 июнь көнне Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры, райондашыбыз Марат Солтанов белән очрашты.

Шунысы игътибарга лаек, Марат –  өлкәннәр арасында Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә  16 яшендә ирешкән спортчы. 


Марат яулаган үрләрнең башлангычында аның әтисенең -  Актаныш районында өстәл теннисына җан өргән, балаларда әлеге  спорт төенә карата кызыксыну уяткан, бүгенге көндә бу юнәлештә төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар тәрбияләүче   Булат Солтановның роле әйтеп бетергесез. 


Кайчандыр өстәл теннисына әтисенә ияреп кереп киткән кечкенә егет инде ил күләм танылу алды. Бүген ул Татарстан җыелма командасы составында республика данын яклап төрле илләрдә чыгыш ясый. Ул Россиянең резерв җыелма командасы составында,  нәтиҗәләре буенча – меңнәр арасында тугызынчы урында торса, Татарстан буенча үз яшь категориясендә беренчелекне били.


Сүз дә юк, әлеге дәрәҗәле уңышлар нигезендә зур хезмәт, тырышлык һәм, иң мөһиме, вакытында дөрес ясалган адым ята. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алып, параллель рәвештә Актаныш спорт мәктәбендә өстәл теннисы серләренә төшенүче үсмернең тормышы алтынчы сыйныфны төгәлләгәч үзгәрә. Әлеге спорт төре буенча өметле нәтиҗәләр күрсәтеп килгән Маратка укуын Казандагы  олимпия резервы мәктәбендә дәвам итү мөмкинлеге тудырыла.

Бу вакытта кечкенә Солтановның киләчәген билгеләүче адымны ясау Маратның үзенә дә, әти-әнисенә дә җиңелләрдән бирелми. Өч елдан соң әлеге хәлләрне Булат Солтанов та күңелендә яңартты: 


- Маратның алтынчы сыйныфны гына тәмамлаган елы. Балалыктан да чыгып бетмәгән сабыйны Казанга сорыйлар. Нишләргә? Нинди карар кабул итәргә? Аптырашта калдык. Әмма Маратны башкалага җибәрүнең аның спорттагы киләчәге өчен  бик мөһим  адым икәнен аңлый идек – шуңа тәвәкәлләдек. Рәхмәт ул чакта республиканың мәгариф системасын җитәкләгән Энгель Нәвап улына: мөһим адымны ясаганда аның ярдәме зур булды, аның фикере саллы дәлил иде. 


... Казанның олимпия резервы мәктәбенә сигезенче сыйныфка килә ул. Ике ел мәктәп программасын үзләштерә, ныклап өсәл теннисы белән шөгыльләнә. Хезмәт нәтиҗәсе  исә матур җиңүләр китерә башлый. Быел Марат Солтанов Казанда олимпия резервы училищесының беренче курсын тәмамлаган. Шушы вакыт аралыгында шәхси һәм команда составында яуланган җиңүләр саны сокландыра. Әлегә иң зур дәрәҗәсе – өстәл теннисы буенча өлкәннәр арасында Россиянең спорт мастеры. 


Очрашу барышында район башлыгы Э.Н. Фәттахов Актанышта Марат Солтанов катнашында  өстәл  теннисы буенча турнир үткәрү тәкъдимен әйтте:”Әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүчеләр өчен зур стимул булыр иде ул. Балаларга чын профессионал белән уйнап карау мөмкинлеге тудырырга кирәк: күрсеннәр, тойсыннар, горурлансыннар”, - дип искәртте ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев