Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ КУНАКЛАР КАБУЛ ИТӘ: Регионнардан килгән дәрәҗәле кунаклар Агыйдел елгасы буйлап сәяхәт кылды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Регионара  дәрәҗәдә оештырылачак конференция кунакларын бүген Актаныш зурлап каршы алды.  Алар өчен махсус әзерләнгән чаралар исемлегендә Агыйдел елгасы буйлап сәяхәт тә бар иде.

16 июнь көнне татарлыкның, миллилекнең асылын чагылдырган,  Татарстандагы иң уникаль район булып саналган Актанышта Ык буе Сабан туе гөрләячәк. 

Ык елгасы буенда урнашкан 14 татар районын берләштергән Сабан туе моннан өч ел элек оештырыла башлады. Аның беренчесе Башкортстанның Татарстанга чиктәш булган Туймазы районында үтсә, икенчесе Азнакай районы тарихына кертелде. 

Быел исә эстафета актанышлыларда. Ык буенда үтәчәк Сабан туе кунакка татарларны гына түгел, барлык теләгән кешене көтә. 

Районыбыз тарихында лаеклы урын алачак, татар авылларын үстерү һәм саклап калуда әһәмиятле нигез булачак Сабантуй кысаларында 14-15 июнь көннәрендә Ык буе тарихына багышлан фәнни - гамәли конференция дә үткәрелә. Конференция Актанышка гына багышланмаган,  анда   Татарстанның 100 еллыгы, Акташын районына 90 ел тулу, Ризаетдин Фәхретдиннең 160 еллыгы, Муса Җәлил һәм Ватан сугышына да урын биреләчәк. Бу уңайдан инде бүгеннән үк Актанышка кызыклы һәм бик әһәмиятле темалар белән чыгыш ясарга төрле өлкәләрдән галимнәр килде.

Регионара  дәрәҗәдә оештырылачак конференция кунакларын бүген Актаныш зурлап каршы алды.  Алар өчен махсус әзерләнгән чаралар исемлегендә Агыйдел елгасы буйлап сәяхәт тә бар иде.  Районыбыз кунакларын Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. 

Мәскәү, Пермь, Волгоград, Казан, Сарапул, Магнитогорск шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан килгән йөзгә якын вәкил бүген данлыклы Агыйдел елгасын татар халкының милли моң-җырларына төренеп кичте.

Кичке Агыйделнең матурлыгына хозурланып, борынгы җырларны башкарып, күңелләре белән ял итте алар. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт программасы берәүне дә битараф калдырмады. 


Чара ахырында Актаныш кунаклары табигать кочагында әзерләнгән табында балык, балык шулпасы, үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйланды. 


Иртәгә иртәнге сәгатьләрдән үк Ык буе тарихына багышлан фәнни - гамәли конференция үз эшен башлап җибәрәчәк. Регионнардан килгән катнашучыларга Татарстан делегатлары да кушылып, чарада 170тән артык вәкил булыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев