Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районының 4 ветеранына ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды

30 майга кадәр районыбызда әлеге медальләрне тапшыру дәвам итәчәк.

Бүген Актаныш районы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алды. Безнең районнан сугышка 21 меңнән артык кеше киткән. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз,Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызны бүген тагын бер кат искә алдык.


Бүген Актаныш районында 26 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз.

Бүгенге бәйрәм тантанасында 4 райондашыбызга Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. Әнәс Суфиян улы Моратов, Вазыйх Фатыйх улы Шакиров, Миңнегали Сираҗи улы Галиев, Хадимулла Зәйнулла улы Зәйнуллиннар Энгель Нәвап улы кулыннан әлеге дәрәҗәле бүләкләрне кабул итеп алды. 


30 майга кадәр районыбызда әлеге медальләрне тапшыру дәвам итәчәк. 

 Искәртеп үтәбез, шушы медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында гамәлдәге армия составына кермәгән 412 кеше, "Блокадалы Ленинград" билгесе белән бүләкләнгән 173 кеше, концлагерьларның балигъ булмаган 188 тоткыны исәпләнә. Бу категория кешеләргә шушы медаль биреләчәк. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев