Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШЫМ, БУ БИТ СИНЕҢ УЛЫҢ: Газиз мәктәбе көткәндә, ул ел саен кайта! (+ФОТОЛАР)

Мәктәптә укулар башланыр алдыннан менә шулай егерме ел рәттән кайта Ул туган авылына. Озакка да түгел – бер мизгелгә генә. Ә шушы мизгел эчендә мәктәбенә, укучыларга күрсәткән изгелеге авылдашларының күңелен ел буе  җылытып тора. 

Сүзем якташыбыз, Яңа Балтач авылының олы йөрәкле улы, дәүләт эшлеклесе  Марсель Галимәрдәнов хакында. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенең тарихы 13 еллык булса, Марсель Мәгъфүрҗан улы  Яңа Балтач авылының башлангыч мәктәбен ике дистә ел үз канаты астына сыендыра.Үзе белем алган  иске мәктәптә укучы балаларны сөендерүдән башланган изгелеген ул 2002 елда салынган өр-яңа мәктәптә дәвам итә. Ел саен шулай:  укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак-букчаларны туплый да, үзенең ялан аяклы балачагы үткән авылына ашыга ул. 70кә якынлашып килүче Марсель абый балаларның аны зарыгып көтеп торганын күңеле белән сизә. Авыл малае бит ул, мондый күчтәнәчләрнең сабыйларга ничек тансык икәнен үзеннән чыгып белә ул. Ә мөмкинлек булганда, ник ярдәм итмәскә ди!? 

Быелгы уку елына да Яңа Балтач мәктәбе укучылары өр-яңа букчалар тотып  аяк басачак.  Өч укучы да  Марсель Мәгъфүрҗан улы  кулыннан бүләкләрне сөенеп кабул итте. “Рәхмәт Сезгә!” –ихлас күңелдән әйтелгән  бу кадерле сүзләр  Россия федераль чик буе хезмәте генералы өчен зур кыйммәткә ия, чөнки алар авылдашларыныкы. 

Реклама

Ел саен мәктәп коллективы Марсель Галимәрдәновны укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышлары, матур җыр-шигырьләр белән каршы ала. Бу очрашу үзе бер бәйрәмгә әверелә, киң күңелле авылдашларын күреп,  аңа рәхмәт сүзләрен ирештерер өчен  олысы-кечесе мәктәпкә җыела. Ә  Марсель Мәгъфүрҗан улы, гадәттәгечә, зур шау-шу кубармый гына кайтып керә дә, сабыйларны сөендереп, аларның ихлас елмаюларын күреп җанына дәва ала да, юлга кузгала. Быел да туган авылының мәктәбенә бик азга гына кереп чыкты ул – бары тик бүләкләрен генә тапшырырга...  Генералларның элеккеләре булмый диләр – хак сүзләр! Марсель  абый да нәкъ генералларча төгәллек белән  үз миссиясен үтәде дә, юлга кузгалды.  Туган авылыннан чыккан юл быел да район җитәкчелегенең, авылдашларының - рәхмәте, изге теләкләре,  ак яулыклы әбиләрнең хәер-догасы белән сугарылган иде. 

Тагын кайтачак  Ул Яңа Балтачка, тагын сөендерәчәк Ул авылдашларын. Иң мөһиме, мәктәп диварларын яңгыратып чыңлый торган кыңгырауның тавышы өзелмәсен дә,  балалар чыр-чуы   гына тынмасын иде белем илендә. Тик менә авылда киләсе елларда мәктәп бусагасын атлап керүче нарасыйларның булмавы гына күңелне тырмап тора. Инде мәктәптәге өч бөртек бала да быел дүртенчегә күчкән...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X