Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: Янгынга каршы махсус режим кертелә!

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелүе турында хәбәр итте.

 Бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр артачак.Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк.

 Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда  торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү катгый тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев