Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ МОНЫ БУЛДЫРДЫК: "Авыл яшьләре" уеннарының җиңүчеләр исемлегендә Актаныш та бар! (ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Бүген Актанышта  Татарстанның “Авыл яшьләре” дип исемләнгән унберенче  җәйге авыл спорт уеннарына йомгак ясалды. 

43 муниципаль районны берләштергән республикүләм бәйгене Актанышта милли рухта, ныклы әзерлек белән каршы алды һәм үткәреп чыгуга иреште. 


Бүген районның үзәк мәйданына – йомгаклау тантанасына җыйналган командалар татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын бергәләп башкарып, Актанышның татар милләтенең чишмә башы икәнен расладылар.  


Республика күләмендә, авыл районнары арасында,  Саба җыелма командасы җиңүче булып танылды, икенче урынны лаеклы төстә Мамадыш спотсөярләре алды. Актаныш командасы исә, уеннар тарихында икенче тапкыр, призлы өчлеккә керде. 


Шәһәр тибындагы районнар арасында исә беренчелек Буа яшьләрендә, икенче - өченче урыннарда – Зәй һәм Азнакай районнары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев