ЧЫГАРЫЛЫШ - 2019: Актанышның ал таңнары егет-кызларны олы тормыш юлына озата (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бу кадәр купшылыкка, гүзәллеккә төренгән яшьлекне Актаныш районы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш кичәсендә.
27 июнь кичендә Актанышта унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды.
Быелдан “Актанышта ал таңнар” дип исем алган чыгарылыш кичәсенең 27 июнь — Росссия яшьләре көненә туры китереп үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Мәктәп тәмамлаган райондашларыбыз – безнең ышанычлы, ныклы киләчәгебез ул. Яшьлек - һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул - сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Бүген 122 актанышлы кулына өлгергәнлек аттестаты алып, яшьләр сафына аяк атлады.
Быелгы чыгарылыш кичәсе башка еллардан купшылыгы белән аерылып торды. Чараның үзәк сабантуй мәйданында зурлап үткәрелүе дә моңа ачык мисал.
Иң беренчеләрдән булып олы тормыш юлына кузгалган егет-кызларга хәер-фатыйханы муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов бирде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба да уңышлар юлдаш булуын, һөнәр үзләштереп, туган җиребезгә кайтуларын теләде.
Быел районда мәктәпне 122 укучы тәмамлады, алар арасыннан 23 укучы – алтын медаль иясе. Бердәм дәүләт имтиханнарында иң күп баллар җыйган укучыларга Энгель Нәвап улы Рәхмәт хатлары тапшырды. Иң яхшы укучылар әзерләгән педагоглар да бүләкләнде.
Сабантуй мәйданы бүген моңсу да, күңелле дә төсмерләргә күмелде. Мөгаен, ата-аналар, әби-бабайлар гына түгел, мәйданга җыелган һәркем үзенең мәктәп белән хушлашу көннәрен уйлап, шундый хисләр кичергәндер. Бәйрәмнең беренче өлешендә һавага очырылган шарлар исә укучылардан алда хыял иленә юл тотты.
Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов чыгарылыш сыйныф укучыларына махсус бүләк тә әзерләгән идее: егет-кызларның сөенечен бүген популяр җырчы Элвин Грей уртаклашты. Балачактан яшьлеккә атлаган сихри мизгелләр кичәге укучылар күңелендә әле озак сакланыр. Актанышның ал таңнары кебек якты булсын иде сезнең киләчәгегез, кадерле балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев