Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЕЛЛЫК НӘТИҖӘ ЯСАП: Такталачык интернат-мәктәбе үз укучыларын җәйге ялга озатты (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

2018-2019 уку елында Такталачык интернат-мәктәбендә 46 укучы белем һәм тәрбия алган. Аларның алтысы уку елы программасын  өй шартларында үзләштергән. 

Уку яшендәге сәламәтлекләре чикле балаларны үзенә туплаган мәктәп шактый үзенчәлекле. Биредә төп игътибар  укуга юнәлтелгән булса да, педагогик коллективның төп максаты – укучыларга төпле хезмәт тәрбиясе биреп, аларны бүгенге заман тормышына яраклаштырып, олы юлга чыгару. 

Шөкер, бу юнәлештә интернат-мәктәп уңышлы эшләп килә. Укучыларның республика, районкүләм бик күп сандагы бәйге-ярышларда катнашып, уңай нәтиҗәләр күрсәтүе моның ачык мисалы. 


Районның башка белем бирү учреждениеләре кебек үк,  Такталачык интернат-мәктәбе дә шушы көннәрдә еллык эшчәнлегенә йомгак ясау белән мәшгуль. Бу уңайдан 31 май көнне оештырылган бәйрәм тантанасы да зурлап, бик күңелле итеп билгеләп үтелде. 

- 2018 - 2019 уку елы нәтиҗәләрен генә барлау дип кабул итмибез без бүгенге бәйрәмне. Бу – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган  чараларның берсе дә. Биредә белем алучы укучылар - педагоглар, тәрбиячеләр тарафыннан гына түгел, гомумән, һәркемнән даими яклау, саклау таләп итүче контингент. Шуңа күрә дә бәйрәмнәрне дә без үзенчәлекле, бүләкләргә бай итеп әзерләргә омтылабыз. 28 май көнне мәктәп эчендә Сабантуй бәйрәмен оештырдык. Ул тулысынча педагогик составның, ата-аналарның иганә ярдәме белән тормышка ашырылган чара. Киң күңеллелек күрсәткән коллективыма, ата-аналарга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. 29 май көнне исә 15 укучыбыз Актанышта үткән “Күңелле балачак” бәйрәмендә ял итеп кайттылар – оештыручыларга шулай ук рәхмәтебез чиксез, - дип, тантананы ачып җибәрде Такталачык интернат-мәктәбе җитәкчесе Наилә Хаҗиева. 

Бәйрәмгә районның  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Игелек үзәге директоры Гөлназ Хуҗәхмәтова, ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Лена Фазлыева, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов, 38 ел гомерен шушы мәктәпкә багышлаган ветеран тәрбияче Илнура Латыйповалар, укучыларның әти-әниләре чакырулы иде. 

Быелгы уку елының соңгы көненә тәгаенләнгән чара мәктәп тормышына ата-аналарны тагын да ныграк тартуны, алар белән киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләүне үзмаксат итеп куйган иде. Балалар белән беррәттән бу көнне аларның әти-әниләре дә хөрмәтләнде.

Реклама

Аларның  йөзендә баласы өчен горурлану, сөенү билгеләре чалымланды – кайчандыр интернат-мәктәпкә бик авырлык белән генә урнаштырылган балалар бүген инде шәхес булып формалашканнар, аларның кулларында җитмеш төрле һөнәр бар, өстәвенә, укытучы-тәрбиячеләр аларның яшерен сәләтләрен ачу өчен әйтеп бетергесез зур хезмәт куйганнар. Иллегә якын баланың барысы да нәрсәгәдер сәләтле: җырчылар, сүз осталары, кулы хезмәт белүчеләр һ.б – болар, чыннан да, эзлекле, тырыш хезмәт, иңгә-иңне куеп эшләү нәтиҗәсе. 

Шунысы да игътибарга лаек, бәйрәмнән бер генә бала да бүләксез китмәде. Мәктәп җитәкчеле һәр укучының үзенчәлеген исәпкә алып, аларны төрле номинацияләрдә хөрмәтләде. Аерым рәхмәт, әлбәттә, иганәчеләргә. Районның  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Игелек үзәге директоры Гөлназ Хуҗәхмәтова, “Айяр” күпләп сату кибетләр челтәре җитәкчесе Фәнис Габдуллин, җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов,  Такталачыктан Илнура Латыйпова – алар бүгенге бәйрәмгә  матди ярдәм күрсәтеп, балаларны бүләкләр белән куандыручы олы йөрәкле райондашларыбыз. 

Уку алдынгылары, мәктәпнең мәдәни тормышында актив катнашучылар, спортта югары үрләр яулаучылар белән беррәттән чарада дәрес калдырмаучы, иң пөхтә көнләрек алып баручы, иң тәртипле, иң сабыр, иң оста укучылар да Наилә Хаҗимәрдән кызы кулыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар. 

- Мәктәп-интернат безнең җирлектә урнашкан икән – аның яшәешенә без битараф кала алмыйбыз. Җитәкчелек белән даими элемтәдә торабыз, без һәрвакыт кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер. Биредә хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт сүзләрен юллыйм. Әлеге белем бирү учреждениесе балаларга  нәтиҗәле хезмәт тәрбиясе  бирә алуы белән ихтирамга лаек. Һөнәр белгән кеше беркайчан да югалмый ул, - дип, җирлек башлыгы Илһам Сәлимҗан улы  ике номинациядә алдынгылыкны яулаган укучыларга үзенең бүләкләрен тапшырды. 

Ветеран тәрбияче Илнура Латыйпова укучылар  алдында чыгыш ясап, үзе эшләгән чорны хәтерендә яңартты: 


- Хәзерге белән чагыштырганда, элеккеге чорда мәктәп-интернатның тормышы күпкә авыр иде, балакайлар. Түздек, эшләдек, балаларга нәкъ менә хезмәт тәрбиясе бирүдә республика күләмендә танылу алган мәктәп бу. Без укыткан буын бүген тулы канлы тормыш белән көн күрә, эш рәтен белгән укучыларыбыз сынатмады. Алга таба да һәммәгезгә уңышлар юлдаш булсын, - диде чал чәчле остаз. 

Бәйрәмнең төп иганәчеләре исемлегендә Илнура ханымның  кызы – Германиядә гомер итүче Ләйлә Сәгыйть кызы да бар иде. Чит илдә яшәвенә карамастан, әнисе хезмәт куйган белем бирү йортын онытмый райондашыбыз. Быел да ул мәктәп-интернатка җиде мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Олы йөрәкле ана тәрбияләгән  олы йөрәкле баланың бүләге бу!

Лена Фазлыева да мәктәп-интернат өчен үз кеше. Шушы көннәрдә генә ул балаларга җәйге чорда юлларда йөрү кагыйдәләрен аңлатып, алар белән профилактик чаралар оештырган.

Бүген дә ЮХИДИ район фонды җитәкчесе укучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итеп, аларны саклык чараларын сакларга чакырды. Ата-аналар өчен дә зур әһәмияткә ия сүзләргә беркем дә битараф калмасын иде. Лена Фазлыева юлларда теркәлгән куркыныч саннарга да тукталды: 


- Агымдагы  елның дүрт аенда республика территориясендә 1 109 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларның 131ендә балалар катнашкан. Нәтиҗәдә 3 сабыйның гомере өзелгән. Мондый фаҗигаләргә тарымас өчен кагыйдәләрне төгәл үтәгез, автокресло, куркынычсызлык каешы хакында онытмагыз. Балалар үрнәкне өлкәннәрдән ала – уңай үрнәк күрсәтик, - диде ул. 

Укытучы-тәрбиячеләр белән төгәл өч айга саубуллашкан укучылар бүген  өйләренә таралышты. 1 сентябрьдә балаларның икенче йортына әверелгән мәктәп аларны янә үзенә дәшәчәк – җәйге яллар  исән-сау, югалтуларсыз, фаҗигаләрсез үтсен иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев