Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КЕШЕ ХОКУКЛАРЫ САГЫНДА: Актанышта Сәрия Сабурская шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә (+ФОТОЛАР)

Әлеге сәгатьләрдә  Сәрия Харис кызы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. 

Бүген, 25 июнь көнне, Актаныш районына  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эшлекле сәфәр белән килде. Аның кысаларында әлеге сәгатьләрдә  Сәрия Харис кызы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. 


Район хакимияте бинасында үткән гражданнарны кабул итү эшлекле һәм уңай мохитта башланып китте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнар үзләрен борчыган төрле мәсьәләләр буенча сораулар юллый. Үз хокукларын яклауны сорап килүчеләрнең ике дистәгә якын булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. 


Мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир, торак һәм гражданлык мәсьәләләренә, социаль өлкәгә  кагылышлы.  Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәркемне игътибар белән тыңлап, үз киңәшләрен бирә. Әлеге эшләрне җентекләп өйрәнгәннән соң гына ярдәм итү юлларын эзләрбез дип ышандыра ул.


Гражданнарны кабул итү җаваплы хезмәт оешмалары җитәкчеләре белән берлектә алып барыла. Мөрәҗәгать итүчеләрнең бер генә соравы да җавапсыз калмый, кайберәүләргә  шунда ук җаваплар, тәкъдимнәр әйтелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев