Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ - ОЛЫ ХӨРМӘТ: Актаныш районының җир улларына чираттагы премияләр тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Район басу-кырларында 2019 ел уңышын җыйнап алу дәвам итә. Актаныш районында алсыз-ялсыз хезмәт куйган кыр батырларын хөрмәтләү дә даими башкарылып тора. 

Узган атнада район башлыгының махсус премияләре “Агыйдел”, “Наратлы”, “Нур”, “Ташкын”, “Чәчер” хуҗалыгы уңганнарына тапшырылды. 

“Агыйдел” хуҗалыгы җитәкчесе хакимиятнеке белән бергә үзенең премияләрен дә кыр батырларына тапшырып, аларны матур җиңүләргә җилкендерде. Татар Суыксуы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре тәкдим иткән концерт программасы да җир улларының күңеленә хуш килде. 

“Нур” хуҗалыгы уңганнары акчалата премияләрне район  башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева кулыннан кабул итеп алды. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова исә “Ташкын” һәм “Чәчер” хуҗалыкларында тулы куәттә барган кыр эшләре белән танышып, комбайнчылар белән очрашты. 

Искәртеп үтәбез, Кәрам Гарипов исемендәге премияне алу өчен ярыш сызыгына чыккан ил уллары быел 5 000, 10 000, 15 000 центнер бөртеклеләрне суктырган саен премиягә дәгъва кыла алалар. 
 

фотолар Ләйсән Тимеровадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев