Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта ТР кулланучылар берлеге вәкилләре киңәште (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүгенге семинар кысаларында киләчәктә Актанышта лимонад ясау линиясен булдырып, аны кулланылышка тапшыру идеясе яңгырады. Әлеге тәкъдим район җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты.

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге 2018 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм алга куелган максат-бурычларны билгеләде. 

Берлек рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелек иткән семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта Актаныш районындагы кулланучылар җәмгыятенә караган объектларда булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар. 

“Стриж” ҖЧҖнең “Акчарлак” кафесыннан башланып киткән сәфәр “Свежее мясо” ит кибетендә, Яңа Әлем авылында урнашкан  “Актаныш икмәге” ҖЧҖнең икмәк пешерү комбинатында дәвам итте.

2008 елдан бирле халыкны үз икмәге белән сыйлый  Фарил Нургалиевның  командасы. Районның барлык авылларында, җитмәсә, күрше Минзәлә һәм Мөслимнәрдә дә Әлем ипиен көтеп алалар. 

Икмәк пешерү комбинатындагы  яңа линияләр  әлегә кадәр яшәп килгән кул хезмәтенең шактыен   юкка чыгарган. Соңгы араларда “Актаныш икмәге”нең  продукциясен сатып алган райондашлар җитештерелгән ризыкларның  сыйфатыннан тулысынча канәгать.  Республиканың  кулланучылар берлеге вәкилләре җәмгыятьтә җитештерелә торган бөтен төр продукцияне - макарон, печеньеләр, пирог, ипиләрне  караганнан соң, аларның үзкыйммәте белән кызыксынды. Һәм продукцияне реализацияләү өчен бар мөмкинлектән дә кулланырга кирәклеге ассызыкланды җитәкчелек тарафыннан. 

Биредә үк башка районарның кулланучылар җәмгыятьләре тәкъдим иткән продукцияләрдән күргәзмәлек  тә әзерләнгән иде. 


Семинарның пленар өлеше “Яшьлек” МҮдә оешты. Аның эшчәнлегендә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәшит Хәбипов, ТР Кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле Гөлсияр Мингәрәевалар катнашты. 

Рәшит Хәбипов  үз чыгышында бүген республика буенча  кулланучылар берлеге  алдында торган бурычларга тукталды. Иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика буенча кулланучылар җәмгыятьләрен тергезү бурычы куюын ассызыклады.  Җәмгыятьнең ничек бар шул килеш сакланып калынуын гына түгел, киресенчә, яңалыклар белән баетылуын, яңа технологияләр кертүнең әһәмиятенә басым ясады ул. 

Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов залда утыручыларны районның бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды. Алда торган максатларны билгеләде. 

Бүгенге семинар кысаларында киләчәктә Актанышта лимонад ясау линиясен булдырып, аны кулланылышка тапшыру идеясе яңгырады. Әлеге тәкъдим район җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты. 

Семинар-киңәшмә ахырында Татарстанның  кулланучылар берлегендә торучы бертөркем хезмәткәрләргә Рәсәй, Татарстан хөкүмәтләренең дәрәҗәле дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Авылхуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Актаныш районының “Юлдаш” кафесы пешекчесе Раушания Сәлимҗан кызы Ганиева да бар иде. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев