Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ГӨРЛИ: Актаныш районы быел 122 укучысын зур тормыш юлына чыгара (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Быел район 122   укучыны зур тормыш юлына чыгара. Алар арасында 23 медалист бар.

Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Кулларына аттестатлар алып, таралышыр көннәре җитте мәктәп тәмамлаучыларының. Бүген Актаныш районы мәгариф учреждениеләрендә дә   чыгарылыш кичәләре гөрли. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырышканнар. Быел район 122   укучыны зур тормыш юлына чыгара. Алар арасында 23 медалист бар.


Актанышның беренче санлы мәктәбен бу уку елында 36 укучы тәмалый. 8 егет һәм кыз исә кызыл аттестатка ия. Унберенче сыйныфлылар бүген үзләренең яшьлек һәм гүзәллек  бәйрәмен район мәдәният йортында билгеләп үтте. Аларның шатлыгын    укытучылар, әти-әниләре дә, кай¬берләренең дәү әни, дәү әтиләре, туганнары да уртаклашты. 


Укучыларга  мөстәкыйль тормышка фатиха бирүчеләр арасында районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеҗитәкчесе Айдар Иманаев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуровлар да бар иде. Уку дәверендә район данын яклаган укучыларга алар Рәхмәт хатлары тапшырды. 

-Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз, - дигән тәбрик сүзләре яңгырады чыгарылыш сыйныф укучылары адресына - Әле бер ай элек кенә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдыгыз. Сынауларны уңышлы уздыгыз. Үзегез телә¬гән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез!

Ак юллар сезгә, Актаныш районының ышанычлы киләчәге булырлык алмаш буын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев