Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныш районында "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган гаилә билгеле

Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан райондашларыбыз, Иске Богады авыл җирлегендә гомер кичерүче Сәрия һәм Илмир Гыйлфановларга  2008 елда гамәлгә кергән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. 


Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә. Шулай ук намуслы хезмәт белән булдырылган гаилә иминлеге, балаларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү дә исәпкә алына. Сәрия Вәгыйз кызы һәм Илмир Имам улы  районда мондый бүләккә лаек булган уникенче пар. 

Гыйлфановлар гаиләсе 1985 елда теркәлә. 34 ел иңне-иңгә куеп гомер кичергән алар. Ике балага гомер бүләк иткәннәр, бүген инде дүрт оныкның әби-бабасы алар. 


Сәрия Вәгыйз кызы һәм Илмир Имам улы  гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру  Актанышта үткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең матур бер истәлеге булып тарих битләренә теркәлде.  Медальне аларга матур котлау сүзләре белән районның  башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев тапшырды. Лаеклы бүләк алулары белән җылы котлаулар яңгырады, тантанага җыелучылар ир белән хатынга иминлек, шатлык-куанычлар, тормышта уңышка ирешкән, бәхетле, сәламәт балалары һәм оныклары янында исән-сау булып, озак гомер итүләрен теләделәр. 


Тантана хуҗаларына килгәндә исә, алар мондый игътибардан бераз югалып калган кебек булды, чөнки бәйрәм Гыйлфановлар өчен  өчен көтелмәгән яңалык иде. Утыз елдан артык алар, бер-берсен яратып, күз карашыннан ук аңлап яшиләр, икесе дә гаиләнең тынычлыгын-иминлеген саклауга, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә, һәм, әлбәттә, берсе дә моны бүләк өмет итеп эшләми. Аларның имин, бәхетле тормышлары - яшь парлар өчен матур үрнәк, җәмгыятьнең төп ячейкасы булган гаиләне уңышлы, матур итеп төзү өчен куелган зур хезмәтнең игътибарсыз калмавын яшьләр күреп-белеп торсыннар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев