Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актаныш Татарстанның төп спорт мәйданына әверелде (+ФОТОЛАР)

Бу көннәрдә Актаныш, чын мәгънәсендә, Татарстанның төп спорт мәйданына әверелгән.  Районда спорт рухы, җиңү омтылышы, дуслык хисләре хакимлек итә. 


Актаныш районы быелгы  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын кабул итте. Ике елга бер тапкыр үткәрелеп килүче республикакүләм бәйге авыл яшьләре арасында зур популярлык казанды. 11 еллык тарихы булган ярыш быел да үзенә 1500гә якын спортсөярне җыйды. 


Бүген Актаныштагы спорт объектларында “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының иң кызган мәле. Районның үзәк сабантуй мәйданында механизаторлар һәм савымчылар үз һөнәрләре буенча осталыкларын сыный. Бер мәйданда тракторчылар ярышса, аерым зонада савымчылар савым аппаратларын җыюда көч сынаша. 


“Иман” спорт сараенда дәвам итүче өстәл теннисы буенча ярышлар да кульминацион ноктасына якынлаша. 


Гуманитар гимназия-интернат базасында келәм батырлары ачыклана. Актаныш келәмендә бүген республиканың барлык районнарыннан диярлек вәкилләр бил алыша. 


“Батыр” спорткомплексында исә  җанатарларга волейболчыларның көчле уеннарын күзәтү мөмкинлеге тудырылган. 


“Яшьлек” МҮ каршындагы мәйданда таяк тартышу бәйгесе бара. Ачык һавада оештырылган чараны бик күпләр зур кызыксыну белән күзәтә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев