Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘЙТКӘН СҮЗ - АТКАН УК: Менүен мендек, биеклекне тотып калу мөһим! (+ФОТОЛАР)

18 июнь көнне Актаныш районы терлекчеләре май аена нәтиҗә ясады.

24 форма киңәшмә башында район башлыгы залда утыручыларга ТР президентының котлавын ирештерде - Актаныш тәүлеклек 200 тонна сөткә чыгуга иреште!

Районның терлекчелек тармагы өчен бу зур җиңү. Кул чабып, сөенеп кенә утырырбыз кебек иде - юк, булмады! Тынычлап, кул кушырып утырырга иртәрәк икән әле безгә. 200 тонна сөтне тотырыклы саклау өчен савым сыерларын арттыру зарур - ким дигәндә 3 500 башка! Юк, башкарып чыкмас эш түгел бу - бары тик җиң сызганып тотынырга гына кирәк. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 33 826 баш МЭТ исәпләнә. Маллар узган елна карый 67гә арткан, әмма бу сан район башлыгын канәгатьләндермәде. 


- Терлек артмый! Мөмкинлекләр дә бар бит юкса, - дип, Энгель Нәвап улы бу уңайдан ризасызлык белдерде. 

Малларның тәүлеклек үсеше дә яхшыракны өмет итә - ярты килограмм үсешне бүген үсеш дип тә атап булмый. Ашарга бар, тәрбия бар - үсеш юк. Моның сәбәбе нидә соң? Мөгаен, шушы сорауга җавап тапмый торып, хәл уңай якка үзгәрмәс.


Республиканың ышанычын аклап, Актаныш районы сөт җитештерү буенча лидерлык позициясен ныгытты, ә менә шушы югарылыкны саклап калу, беренче чиратта, кеше факторыннан, ягъни хезмәтчәннәрдән торачак. Хәер, моны аңлаган хуҗалыклар иркенләп тын алырга ашыкмый, күрсәткечләрен яхшырту юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара алар. Әмма лидерлар сафына артта барган җәмгыятьләрне дә күтәрәсе килә – 24 формада терлекчелек тармагына тирәнтен анализ ясау шушы максатны күздә тота да инде. 


Чара ахырында, гадәттәгечә, ай буе лаеклы хезмәт күрсәтүче затлар үз эшләрненә тиешле бәя алды. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов кул кысып тапшырган акчалата премиянең гомуми суммасы 61 000гә тәңгәл иде.  Ә алгарыш сыны булган ат, май ае нәтиҗәләре буенча, “Ташкын” хуҗалыгына юл алды. Башка хуҗалыклар ни өчен “атлы” булырга омтылмыйлар икән соң? Теләк юкмы, әллә җилкә тарракмы? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев